Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Олег Матыцин белән очрашты

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Казанда берничә халыкара спорт ярышларын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре, шулай ук төбәктә массакүләм спортны үстерү буенча алга таба адымнар турында фикер алыштылар.

Шулай ук Россия Спорт министрлыгы җаваплылыгы зонасына керүче юнәлешләргә кагылышлы башка актуаль темалар да кузгатылды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International