Минтимер Шәймиев Олег Матыцин белән очрашты

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.

Олег Матыцин Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа РФ Спорт министрлыгының югары бүләген-«физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен»мактау билгесен тапшырды.

Сез - безнең укытучы һәм остазыбыз, Сез спорт өлкәсендә бик күп яхшы кадрлар, шул исәптән безне дә, спорт министрларын да тәрбиялисез, - дип билгеләп үтте Олег Матыцин. Ул, Россия студентлар спорты берлеге президенты һәм Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) вице-президенты буларак, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарына әзерлек һәм аны уздыру чорында Татарстанның беренче Президенты белән тыгыз хезмәттәшлек итүе турында искә төшерде.

Очрашуда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International