Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорт комплексында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында Бөтенроссия җәйге ГТО Фестиваленең региональ финалы тәмамланды.
Ярышларда республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 38 команда катнашты. Командалар 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган дүрт спортчыны (2 егет, 2 кыз) үз эченә алды.
Ике көн нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар::
1 урын - «Әлмәт политехника көллияте» ДАҺБУ;
2 урын — «Казан педагогика көллияте» ДАҺБУ;
3 урын - «Арча педагогика көллияте» ДАҺБУ. Г. Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе Лауреаты.