Франция ачык чемпионатының 1/32 финалында Россиянең дүртенче ракеткасы Кудерметова Сербия теннисчысы Александр Круничны (WTA рейтингында 114 урын) 6:3, 6:3 исәбе белән җиңде. Очрашу 1 сәгать 1 минутта дәвам итте.
Киләсе раундта Россия теннисчысы Паула Бадоса (Испания) – Кая Юван (Словения) парында җиңү яулаган спортчы белән уйнаячак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан кызы Кудерметова WTA дөнья рейтингында 29нчы урынны били. Исегезгә төшерәбез, кичә Вероника шулай ук парлы разрядта «Ролан Гаррос»ның өченче әйләнешенә чыкты.