«Динамо-Ак Барс» ның биш уенчысы индорхоккей буенча Россия җыелма командасы составына керде

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Беларусь башкаласында индорхоккей буенча алтынчы халыкара Вечерний Минск газетасы призларына турнир узачак. Башкала велодромы паркетында барлыгы 12 команда – 6шар команда ир-атлар һәм хатын-кызлар турнирларында уйнаячак.

Россия җыелмасының милли командалары өчен Минский Кубогы 22/23 заллы сезонда беренче халыкара ярыш булачак.

Ил җыелма командаларының тренерлар штаблары турнирга 48 уенчы чакырды – ирләр һәм хатын-кызлар җыелма командаларына 24әр уенчы.

Ирләр җыелмасы составына Казанның «Динамо-Ак Барс» командасының берьюлы 5 уенчысы – Иван Мужерельев, Илфат Җамалетдинов, Павел Голубев, Семен Матковский һәм Алексей Соболевский эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International