Ведомствода Татарстан Республикасының Сәламәтлек авыл Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды

2022 елның 2 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгында «Сәламәтлек» XVIII авыл Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды. Бүләкләүне ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев үткәрде.

2021 елда ТР Спорт министрлыгы ТР «Уңыш» фузкультура-спорт җәмгыяте белән берлектә Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XVIII авыл Спартакиадасы үткәрде.

Спартакиада ике төркем буенча үткәрелде:

I төркем-республика билгеләнешендәге шәһәрләргә керми торган муниципаль районнар;

II төркем-республика билгеләнешендәге шәһәрләргә караган Шәһәр статусындагы муниципаль районнар.

Финал ярышларында Татарстан Республикасының 43 районыннан командалар катнашты. Спорт төрләре буенча финал ярышларында катнашучыларның гомуми саны 2000гә якын кеше тәшкил итте.

Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XVIII авыл спартакиадасының гомумкоманда зачетында җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгечә бүленде:

I төркем:

1 урын – Саба районы;

2 урын-Балтач районы;

3 урын – Арча районы.

II төркем:

1 урын – Яшел Үзән районы;

2 урын – Азнакай районы;

3 урын – Түбән Кама районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International