«СИНТЕЗ» спортчылары Россия Суга сикерү федерациясе бүләкләре белән бүләкләнделәр

2022 елның 9 декабре, җомга

8 декабрьдә Россия Суга сикерү федерациясенең 2022 ел йомгакларын ясауның рәсми тантанасы булды.

«СИНТЕЗ» спорт комплексының берьюлы өч вәкиле төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр.

«ВКонтакте» социаль челтәрендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Елның иң яхшы спортчысы Никита Шлейхер булды. Ул шулай ук «универсаль спортчы»буларак федерациянең махсус премиясенә лаек булды.

ЕЛ ТРЕНЕРЫ номинациясендә суга сикерү буенча «СИНТЕЗ» СК тренеры Павел Мякин җиңде.

Махсус премияне «халыкара танылу өчен  Мария Полякова алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International