Лениногорскида туган Дарья Антипова бокс буенча Россия беренчелеге җиңүчесе булды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

8-16 апрельдә Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә 13-14, 15-16 яшьлек кызлар арасында бокс буенча Россия беренчелеге узды.

70 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Татарстан Республикасы спортчысы, Лениногорскида туган Дарья Антипова җиңүче булды.
Турнир нәтиҗәләре буенча Дарья Юлия Вафина һәм Камил Җамалиева белән бергә бокс буенча Россия җыелма командасы составына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International