Саба районында Бердәм Махсус Олимпиада уеннары призерларын хөрмәтләделәр

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрельдә Саба районының «Сабантуй» спорт комплексында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнашучыларны – районда туучыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Атлетларны котларга һәм бүләкләргә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм районның башка хөрмәтле кунаклары килде. Спортчылар һәм аларның тренерлары Саба районы Башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Саба районы спортчыларының турнирдагы нәтиҗәләре:

Фигуралы шуу

1 урын-Сәйдәш Кашапов (ялгыз шуу, 2 дәрәҗә, ирекле программа);

1 урын – Әминә Закирҗанова (ялгыз шуу, 6 дәрәҗә, кыска программа, ирекле программа);

1 урын-Елизавета Меньшова (ялгыз шуу, 2 дәрәҗә, ирекле программа);

4 урын Рәсим Тимергалиев 4 урын (бердәм шуу, 2 дәрәҗә, ирекле программа).

Тренеры Романова Анна Владимировна.

Өстәл теннисы

- Ләйсән Зарипова (2 Шәхси урын, катнаш парлы разрядта 1 урын, парлы разрядта 1 урын);

 Ануфриева Анастасия (1 Шәхси урын, катнаш парлы разрядта 1 урын, парлы разрядта 1 урын );

Тренеры Исмәгыйлев Фарход Усман Улы.

Чаңгы узышлары

- Богданов Владимир (1 урын ирекле стильдә 5 км, 1 урын ирекле стильдә 7,5 км);

Тренеры Миңнегулов Руслан Рөстәм Улы.                                                         

Исегезгә төшерәбез, 22-26 гыйнварда Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узды. Спорт ярышларында Россиянең һәм Беларусь Республикасының 59 төбәгеннән 2154 спортчы һәм делегация әгъзалары катнашты. 387 комплект медаль уйнатылды.

Махсус Олимпиаданың бердәм уеннары 8 кышкы һәм 10 җәйге спорт төрен үз эченә ала. Ярышларда Саба районының 7 спортчысы катнашты. Алар спортның өч төрендә чыгыш ясыйлар: өстәл теннисы, фигуралы шуу һәм чаңгы узышлары. 10 алтын медаль, бер көмеш медаль һәм бер спортчы 4 урынны яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International