Татарстан командасы ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында тхэквондо буенча «Динамо» җәмгыяте чемпионатында бронза медаль яулады

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

21-23 апрельдә Ульяновскта узган «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында тхэквондо буенча «Динамо» җәмгыяте чемпионаты тәмамланды. Ярышлар Бөтендөнья тхэквондосының яңа кагыйдәләре буенча уздырыла.

Ярышларда катнашуга 2005 елгы һәм аннан өлкәнрәк «Динамо» җәмгыяте әгъзалары булган, 1 нче өлкәннәр спорт разрядыннан түбән булмаган әзерлеккә ия булган спортчылар кертелә.

Җиңүчеләр һәм призерлар тиешле дәрәҗәдәге «Динамо» җәмгыятенең медальләре, дипломнары һәм кубоклары белән бүләкләнделәр. 53 кг кадәрге хатын - кызлар авырлыгында беренче урынны Казарновская Анна, ә 74 кг кадәрге ир-атлар авырлыгында Рамазанов Ханмагомед алды.

Гомумкоманда зачеты түбәндәгечә:

Дагестан Республикасы беренче урын;

Ульяновск өлкәсе икенче урын;

Татарстан Республикасы-өченче урын

Ярышларны әзерләү һәм үткәрү белән гомуми җитәкчелекне «Динамо» Җәмгыяте, Россия тхэквондо берлеге, УРО ОГО ВФСО «ДИНАМО», Ульяновск өлкәсенең физик культура һәм спорт министрлыгы, Ульяновск төбәк Тхэквондо федерациясе башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International