20 апрельдә Алексеевск аграр көллияте студентлары ВФСК ГТО нормативларын тапшыралар.
Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән спорт мәктәбе директоры Рөстәм Рәшит улы Кәбиров чыгыш ясады. Ул балаларга «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын сынауны ничек дөрес башкарырга кирәклеге турында сөйләде.
Спорт программасының нигезен төрле сынаулар тәшкил итә: аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү, идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп тору, гимнастика эскәмиясендә туры аяклы басып торудан алга авышу, ике аяк белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү, электрон коралдан ату.
Барлык егетләр дә лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм бу сынауларны җиңел генә җиңделәр.