Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча турнирда җиңүче билгеләнде

2023 елның 23 апреле, якшәмбе

Ял көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча турнирның плей-офф сериясе узды. Ярышларның 1/8 өлешенә Татарстан ведомстволарының 16 командасы чыкты, шул исәптән ТР Спорт министрлыгы, ТР Яшьләр министрлыгы һәм туризм буенча дәүләт комитетының берләшкән командасы.

Финал уеннарында бронза өчен ТР Спорт министрлыгы командасы Федераль салым хезмәте идарәсенә каршы уйнады. Матч салым ведомствосы файдасына 17:23 исәбе белән тәмамлана.
Финалда Татарстан Республикасы Раис администрациясе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе көч сынашты. 24:9 исәбендә зур аерма белән ТР Раис администрациясе командасы турнирның алтын медальләренә ия булды.

Турнир призерлары

1 урын-Татарстан Республикасы Раис администрациясе;

2 урын-ТР буенча Федераль казначылык идарәсе;

3 урын-ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе;

4 урын-ТР Спорт министрлыгы, Яшьләр министрлыгы һәм туризм буенча дәүләт комитетының берләштерелгән командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International