Татарстан спортчысы Әюпова Сабина егетләр һәм кызлар арасында 50 метрлы дистанциядә брасс стилендә йөзү буенча Россия беренчелегендә икенче урынны алды.
Ярышлар Саранскида 25-29 апрельдә уза, анда Россия Федерациясе субъектларының иң көчле спортчылары катнаша. Ярышларның барлык көннәрендә 950дән артык катнашучы милли беренчелекнең югары бүләкләре өчен ярыша. Спортчыларның спорт әзерлеге I спорт разрядыннан түбән түгел.
Кызлар арасында 50 метрлы брасс дистанциясендә ярышлар нәтиҗәләре:
Борина Дарья 2009 (33.38 МС) Архангельск өлкәсе
Әюпова Сабина 2009 (33.54 КМС) – Татарстан Республикасы-1
Григорьева Алиса 2009 (33.56 КМС) Санкт-Петербург 1