Казан фигуралы шуу буенча 2023/24 елгы Россия Гран-при этапларының берсен кабул итәчәк

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

2023/24 сезонында фигуралы шуу буенча Россия Гран-при этапларын кабул итәчәк шәһәрләр билгеле булды. Бу хакта Россия конькида фигуралы шуу Федерациясенең генераль директоры Александр Коган хәбәр итте.

Функционер сүзләренчә, киләсе сезонда этаплар Уфада, Омскида, Красноярскида, Казанда, Самарада һәм Мәскәүдә узачак.

Киләсе сезонда Россия Гран-при этаплары географиясен киңәйтү дәвам итәчәк, – дип билгеләп үтте спикер.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022/23 сезонда фигуралы шуу буенча Россия Гран-При этаплары Сочида, Казанда, Самарада, Пермьдә һәм ике тапкыр Мәскәүдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International