29 һәм 30 апрельдә «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2а) тхэквондо ИТФ буенча Бөтенроссия ярышлары узачак.
Турнирда илнең 16 төбәгеннән 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге иң көчле спортчылар катнашачак. Ярышлар биш спорт дисциплинасында узачак: «формаль комплекс», «формаль комплекс-туль», «авырлык категориясе», «спарринг - команда ярышлары» һәм «формаль комплекс-төркем».
Ярышларны ачу тантанасы 29 апрельдә 13: 00 сәгатьтә узачак.