8-10 майда Волгоградта профессиональ спортчылар арасында суга сикерү буенча «Җиңү Салюты»турниры узачак. Турнир ел саен Җиңү көне алдыннан суга сикерү федерациясе тарафыннан үткәрелә.
Ярышларда шәхси һәм команда зачетларында медальләр өчен Татарстан Республикасыннан суга сикерүчеләр, шул исәптән «Синтез» СК спортчылары Мария Полякова, Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев көрәшәчәк.