Светлана Ромашина яшь синхрончылар өчен мастер-класс үткәрде

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Синхрон йөзү буенча җиде тапкыр олимпия чемпионы Светлана Ромашина Казанда Татарстанның яшь спортчылары өчен мастер-класс үткәрде. Чара Татарстан башкаласында уза торган синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты кысаларында узды.  

Казанның Су спорт төрләре сараенда узган мастер-класста «Акватика»балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты.  Мастер-класс барышында Светлана Ромашина катнашучыларга база элементларын үтәүне һәм корыда әзерлек күнегүләрен җентекләп аңлатты. Чарада тренерлар да катнашты.

Суда эшләгәннән соң балалар белән аралашу тормыш һәм спорт турындагы сорауларга җаваплар белән иҗади очрашуга, фото - һәм автограф-сессиягә күчте.

Исегезгә төшерәбез, йөзү буенча Россия чемпионаты Казанда 28 апрельгә кадәр Су спорт төрләре сараенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International