Актаныш районында Зарница-2023 хәрби-патриотик уенының муниципаль этабына йомгак ясалды

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

18 апрельдә Актаныш районының Үзәк стадионында 7-9 сыйныф укучылары арасында «Зарница-2023» хәрби – патриотик уеннарының муниципаль этабы узды.

Анда 10 район мәктәбе командалары катнашты. Һәр команда составына 10 егет һәм кыз керә, алар уен сынаулары белән беррәттән ГТО нормаларын үтәгәннәр. Нормативлар исәбенә тарту, этәрү, йөзү һәм электрон коралдан ату кебек дисциплиналардагы нәтиҗәләр кертелгән.

Уен җиңүчеләре һәм призерлары:

1 урын-Кадет мәктәбе;

2 урын-1 нче мәктәп;

3 урын 2 нче мәктәп.

Хәзер кадет мәктәбе командасы ярышларның финал этабында Актаныш районы исеменнән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International