«Кос-Синтез» ватерпол клубы уенчылары Замир Мирзиев һәм Адель Аухадеев традицион рәвештә Җиңү көне алдыннан уза торган «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясендә катнаштылар.
Спортчылар Бөек Ватан сугышы темасына тарихи диктантны КФУның төп бинасында яздылар, тарих һәм хәрби тематикадагы сәнгать әсәрләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Диктант тест форматында узды: җавапларның берничә вариантыннан дөресне сайларга кирәк иде. Нәтиҗә ике айдан соң яңгыраячак.
Быел «Җиңү диктанты» акциясенә Казанның барлык югары уку йортлары, ТР Милли китапханәсе, шулай ук күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар кушылды. «Синтез» СК да чарада беренче тапкыр катнашты.