Карина Азнавурян призына фехтование буенча Бөтенроссия турниры Татарстан шпажистлары җиңүе белән тәмамланды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Мәскәүдә 21-25 апрельдә ике тапкыр олимпия чемпионы Карина Азнавурян призына традицион турнир узды. Программаның соңгы төрендә, 2006-2009 елларда туган шпажистлар ярышында Татарстаннан Мария Дьячкова җиңде.

Дьячкова 25 апрель иртәсендә стартка чыккан 200гә якын көндәшне узып китә. Финалда ул узган елгы турнир җиңүчесе Мәскәү янындагы Долгопрудныйдан Анастасия Забелинаны җиңде.

Шулай ук Казан шпажисты Даниил Пирогов турнирда беренчелекне яулады. Финалда Даниил минималь өстенлек белән 15:14 Мәскәү егете Павел Емельяновны җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International