Алабугада гаилә командалары арасында ГТО фестиваленең муниципаль этабына йомгак ясалды

2023 елның 28 апреле, җомга

28 апрельдә Алабугада җиңел атлетика манежында ГТО тестлау үзәге базасында гаилә командалары арасында «ГТО» ВФСК фестиваленең муниципаль этабы узды.

Ярышларда балалар, ата-аналар ,абиләр һәм бабайлар катнашты. Алар йөгерүдә, күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә һәм башка ГТО сынауларында ярышканнар. Ярышларда Алабуга муниципаль районының 15 гаиләсе катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча өч иң көчле гаилә тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, шулай ук ВФСК ГТО сувенир продукциясе белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International