«Мирас» спорт комплексында «Зилант» һәм «Технолог-Спартак»командалары арасында икенче матч тәмамланды. Бүген хуҗалар яңадан Белгород кунакларыннан көчлерәк булып чыкты. Очрашу 37:28 исәбе белән тәмамлана.
Матчның башыннан ук көндәш өстенлекне үз кулына ала. Беренче 5 минутта Технолог-Спартак Виктор Николаев капкасына 4 гол кертә, әмма Никита Ермашевич барыбер көндәш капкасын ача ала. Хәзер хуҗалар әкренләп исәптәге аерманы киметә башладылар. Казан аждаһалары очрашуның 16 нчы минутында гына 8:7 исәбе белән алга чыга алдылар. Беренче тайм ахырына казанлылар исәптә өстенлекне ныгыттылар – 18: 12.
Икенче таймда көндәштән аерма арта гына бара. Һәм, көндәшнең даими һөҗүмнәренә карамастан, Зилант барыбер матчны 37:28 исәбе белән тәмамлый ала.
Хәзер Александр Попов тәрбиясендәгеләрнең активында 45 очко бар. Команда турнир таблицасының икенче сафта тора. Технолог-Спартак 24 очко белән 6 нчы урында тора. Хәзер командаларга 12-13 майда Белгородта ике очрашу уйнарга туры киләчәк.