Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Спорт министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министерство
Миссия
Максатлары һәм бурычлары
Җитәкчелеге
Структурасы
Ведомство карамагындагы оешмалар
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Тарих
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы каршында эшләүче иҗтимагый шура
Физкультура-спорт җәмгыятьләре
Җитәкчеләр турында мәгълүмат (Архив)
Эшчәнлек
Приоритет проектлар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Физкультура һәм спорт
Планнар һәм программалар
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Информация һәм статистика
Файдалы мәгълүмат
Допингка каршы тәэмин итү
Ситуацион үзәге
Социаль ярдәм чаралары
Терроризмны кисәтү
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Санкцияләр шартларында социаль-икътисадый ярдәм чаралары турында мәгълүмат
Сайланыш
Спорт белән шөгыльләнү өчен салым тотып калынган акча турында
Документлар
Коллегия материаллар
Министрлыкның эшчәнлеген билгели торган документлар
Министрлыкның дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында хисаплары
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлык документларын җәмгыяви тикшерү
Норматив документлар
Дәүләт заказы
Шәхси мәгълүматны саклау
Архив документлары
Дәүләт органы кабул иткән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять бирү тәртибе
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Министрның рәсми чыгышлары
Контактлар
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Яңалыкларга язылу
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Контактлар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчеләренең гражданнарны шәхси кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча хисаплар
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Түләүсез юридик ярдәм
Законнар
Белешмә мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
Самарда узган форумда Татарстан студентлары зур уңышка иреште
2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Форумны ябу тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та катнашты. Чарада шулай ук Россия мәдәният министры Владимир Мединский, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Дәүләт Думасының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин, Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Журова, Дәүләт Думасындагы “Бердәм Россия” фракциясе рәисенең беренче урынбасары Франц Клинцевич, Федераль космос агентлыгы башлыгы урынбасары Денис Лысков кунак булды.
Михаил Бабич лагерьда иң элек “Инклюзив шәһәрчек” белән танышты. Форумда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар бирелгән иде.
Быел аэроскосмос темасы форумның үзәк темаларыннан берсе булды. Россия космонавтлары Сергей Крикалев һәм Александр Лазуткин профиль сменасында катнашучылар белән очрашты, галәм киңлекләренә багышланган махсус күргәзмә дә оештырылган иде.
“Инновацияләр һәм техник иҗат” сменасында Казан дәүләт медицина университеты студенты Алим Елеев проекты икенче урынга лаек булды.
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә форумда “Үлемсез полк” акциясе, “Брест крепосте-Герой” Мемориаль комплексы белән телекүпер оештырылды.
“iВолга-2015” форумы кысаларында Михаил Бабич Идел буе федераль округы Яшьләр советы утырышын үткәрде. Яшьләрнең иҗтимагый әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда катнашуы хакында фикер алышу утырышның төп темасы булды.
Иде буе федераль округының яшь галимнәре һәм активистлар форумга алып килгән иң кызыклы инновацион проектлар акчалата грантлар алу бәйгесендә катнашты. Быел “iВолга” форумының гомуми грант фонды шактый артып, 11 миллион сум тәшкил итте.
Шунысын да искәртик: Татарстан студентлары һәр сменада диярлек призлы урыннарга лаек булды. Беренче дәрәҗәдә җиңүчеләргә үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сум күләмендә акча тапшырылды. Жюри Казаннан Снежана Глобова проектын беренче урынга лаек дип тапты.
Икенче һәм өченче дәрәҗәдә җиңүчеләр дә грантлар алды. “Патриот”, “Кече Ватан – зур мөмкинлекләр”, “Спорт сөюче яшьләр – сәламәт милләт” сменаларында Татарстан студентлары Юлия Шәрипова, Алинә Әсәдуллина һәм Илдар Дәүләтшин проектлары өченче урынга лаек булды. Моннан тыш, Казан дәүләт медицина университеты студенты Раил Зиннуровка Байконур космодромына бару өчен сертификат тапшырылды.
Быел форумның конкурс программасында 2200гә якын проект катнашты, аларның 57се төрле дәрәҗәләрдә җиңүче дип табылды.
МА "Интертат"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2024 ел
Казанда «Николай Жеребцов Мемориалы» гире спорты буенча халыкара ярышлар узачак
2024 елның 4-8 апрелендә Казанда «Ак Барс» Көрәш сарае базасында «Николай Жеребцов Мемориалы»гире спорты буенча халыкара ярышлар узачак.
«КОС-Синтез» һәм «КОС-Синтез-УОР» плей-офф сериясе матчларына әзерләнәләр
6 апрельдә Казаннан ике ватерпол командасы да Россия чемпионаты кысаларында узачак. Кос-Синтез Әстерханда Динамо сшор командасы белән көрәшәчәк, шул ук вакытта КОС-Синтез-УОР Минскида Беларусь Республикасына каршы уйнаячак.
Татарстан спортчысы бодибилдинг буенча «гран при столицы»Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды
30-31 мартта Мәскәүдә бодибилдинг буенча Мәскәү Кубогының «Гран при столицы» Бөтенроссия ярышлары узды. Мәскәүдән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 400гә якын иң көчле атлет чемпион исеме өчен ярышты.
Казанда чир спорты буенча «Техно чир»фестивале узды
30 мартта Казанда чир спорты буенча «Техно чир» фестивале узды, анда Татарстан Республикасыннан 500дән артык спортчы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз