Эшләүче яшьләр “Безнең заман”га ни өчен рәхмәтле?

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Студент эскәмиясеннән соң эшли башлаган яшьләрне бөтенләй караучысыз калдыралар. Тик “Наше время–Безнең заман” эшләүче яшьләрнең республика телевизион ачык фестивале бу хатаны бераз булса да төзәтергә җыена. Үз сменаларын эшләп кайтканнан соң бернинди дә башка чаралар оештырылмаган яшьләр исә фестивальгә сөенеп бетә алмый икән...
Чыннан да, әгәр студентлар хәрәкәте белән эшләү Татарстанда күптән җайга салынса, урта яки һөнәри уку йортларын тәмамлаган яшьләр өчен нинди дә булса махсус чаралар моңа кадәр юк иде. Фестивальне оештыручылар үзләре үк эш сәгатьләре тәмамлангач, яшьләрнең өйләренә таралышулары, аларга нинди дә булса күмәк чараларда катнашу мөмкинлеге булмаганы турында ассызыклый. 2013 елда, “Безнең заман” фестивале оештырыла башлаганнан соң, завод-фабрикада, төрле социаль оешмаларда эшләүче яшьләр “Без бу фестивальне күпме көттек!” дип белдергән.

Икътисади нәтиҗәлелек юк, тик...

1 июньдә “Безнең заман” республика телевизион ачык фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. 12 сентябрьгә кадәр оештыру комитеты Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларыннан гариза кабул итәчәк. 18-35 яшьлекләр үзләрен вокал, хореография, оригиналь жанрда сынап, башка районнардан килгән яшьләр белән сынаша алачак. Традиция буенча, чара берничә этапта үткәрелә. Ике көнлек сайлап алу турлары Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Казанда узачак.

Фестивальдә катнашу өчен шактый әзерләнергә, ә зональ этапларда бөтенләй 1-2 көн эшкә чыкмаска кирәк. Шуңа да “Бу чара оешмаларга зыян китермиме?” дигән сорау туа.

- Юк, киресенчә, яшьләр үзләрен иҗади яктан күрсәткәч, эшләү процессы да рәхәтлек китерә, зур теләк белән эшләгәч, димәк, хезмәтнең нәтиҗәлелеге арта дигән сүз. Әлбәттә, бу чарада катнашу икътисади нәтиҗәлелек бирми. Тик инде өч ел дәвамында республиканың әйдәп бара торган предприятиеләре – “ТүбәнКамаНефтехим”, “Казан мотор җитештерү берләшмәсе”, “КАМАЗ” – Гран-прига лаек булуы бу чараның престижлы булуын күрсәтә. Яшьләр бу чарага һәрвакыт рәхмәтле. Ә предприятиеләр бирегә беркемне дә мәҗбүриләп китерми. Киресенчә, яшьләр үзләре агыла, бәйге башланганчы ук аның срокларын сорап аптырата башлый, – ди Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы корпоратив идарә итү бүлеге җитәкчесе Андрей Федоров.

“Безнең заман”да гаиләләр барлыкка килә

Быел 4 нче тапкыр уздырылачак фестиваль ел саен үткәрелә торган чара статусын алган. Сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче яшьләр белән беррәттән, фестивальдә хастаханә, мәктәп, авыл хуҗалыгы, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт куючы яшьләр дә катнаша ала. Шул сәбәпле, әгәр элек фестиваль эшче яшьләрнеке дип аталса, хәзер ул – эшләүче яшьләрнеке. Димәк, катнашучылар өчен дә мөмкинлекләр күбрәк дигән сүз.

“Безнең заман”ның бүләк фонды гомуми күләме 2 миллион сумны тәшкил итә, җиңгән предприятие командасына 200 мең сум күләмдә акчалата бүләк тапшырыла. Күчмә кубок былтыргы җиңүчедән быелгысына күчеп бара. Ләкин аларга кубок копиясен калдыралар. Кайберәүләр фестивальне олылар өчен “Йолдызлык” дип тә атый икән.

- Әлеге чара яшьләрдә булган сәләтләрне саклап калу, аны үстерү өчен кирәк. Бу яшьләр үз талантлары аша предприятиеләр данын күтәрә. Катнашучыларда культура дәрәҗәсе елдан-ел арта бара, – ди фестивальнең жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, халыкара конкурслар лауреаты Резеда Галимова.

Шунысы кызык: бу фестиваль яшьләрне ярыштырып кына калмый, аларны кавыштыра да икән. Мисал өчен, төрле районнан булган яшьләр шушы бәйгедә танышып, кавышып, хәзер гаиләләрендә кечкенә “безнеңзаманлылар”ны тәрбиялиләр.

“Созвездие-Йолдызлык” яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры, фестивальнең җитәкчесе Айрат Гайнетдинов әйтүенчә, “Безнең заман” фестивале 2019 елда халыкара статусына ия булырга мөмкин. Чөнки 2019 елда Казанда үткәреләчәк WorldSkills халыкара бәйгесендә әлеге фестивальне 100дән артык илнең катнашучысы белән бергә үткәрү нияте дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International