Алда – плей-офф

2017 елның 25 августы, җомга

Казанда Пляж волейболы буенча Европа беренчелегенең егетләр арасында төркем этабы тәмамланды.

А төркеме

А төркемендә беренчелекне голландияле Артс/Гроот алдылар, алар өч матчның өчесендә дә җиңделәр. Икенче урыннан “Раунд 24” кә Николай Чухненков һәм Алексей Архипов чыктылар.

Чухненков/Архипов - Голдстейн/Хадар - 2-0 (21:10, 21:7)

Артс/де Грот - Нидергард/Даль - 2-0 (21:14, 21:11)

Чухненков/Архипов - Артс/де Грот - 0-2 (19:21, 15:21)

Голдстейн/Хадар - Нидергард/Даль - 0-2 (12:21, 19:21)

“Төркем этабын кытыршылыкларсыз гына уза алмадык, яхшырак та уйный ала иде. Европа рейтингы лидерлары булуыбызны һәм үз комыбызда чыгыш ясавыбызны исәпкә алганда без ышанычлырак уйнарга тиеш идек. Плей-оффта барысы да нульдән башлана, шуңа күрә хәзер ял итәргә һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәк. Төркем этабында җиңү әле ул берни дә бирми, иң мөһиме -  чемпионат нәтиҗәләре буенча беренче булу. Бу булдыра алмаслык нәрсә түгел, биредә җиңеп булмаслык парлар юк”, - диделәр Россия волейболчылары.

B төркеме

Шустров/Гусев пары төркемдә беренче була алды һәм шундук “Раунд 16”га чыктылар. Алар французлар Николь/Турньены узып киттеләр.

Турнье/Николь - Ахман/Андерссон - 2-0 (21:17, 21:14)

Клявиньш/Янсонс - Шустров/Гусев - 0-2 (15:21, 12:21)

Турнье/Николь - Клявиньш/Янсонс - 2-0 (22:20, 21:18)

Ахман/Андерссон - Шустров/Гусев - 0-2 (11:21, 20:22)

C төркеме

Шекунов/Ермотик пары өч матчта өч җиңүгә иреште. Алар немецлар Лоренц/Шнайдерны узып, “Раунд 16”га чыктылар.

Лоренц/Шнайдер - Пеетерс/ван де Велде - 2-0 (21:14, 21:15)

Познански/Крук - Шекунов/Ермотик - 1-2 (18:21, 21:18, 12:15)

Лоренц/Шнайдер - Познански/Крук - 2-0 (21:11, 21:12)

Пеетерс/ван де Велде - Шекунов/Ермотик - 0-2 (6:21, 10:21)

D төркеме

Белоруслар Ракицкий һәм Давыскиба да төркем этабын ышанычлы уздылар. Икенче урын Эстония пары Мейюс - Таммеруда.

Перес Барредо/Пирис - Давыскиба/Ратуцкий - 0-2 (13:21, 16:21)

Мейюс/Таммеру - Саввидес/Сиапанис - 2-0 (21:14, 21:13)

Перес Барредо/Пирис - Мейюс/Таммеру - 0-2 (15:21, 10:21)

Давыскиба/Ратуцкий - Саввидес/Сиапанис - 2-1 (26:28, 21:9, 15:9)

“Россиядә чыгыш ясау рәхәт. Тугандаш халыкның, илнең хуплавын тоеп торабыз. Шундый кунакчыллыгы өчен Казанга рәхмәт! Тамашачылар һәм җанатарлардан башка без төркемдә беренче була алмаган булыр идек. Безнең өчен җан атып утыручыларны плей-оффта да шатландырырбыз дип уйлыйбыз”, - диделәр белоруссияле спортчылар.

E төркеме

Британияле Беллолар төркем этабын уңышлы уздылар, аларның өч җиңүләре бар.  Литва пары Мазурас/Макарас, төркем этабында соңгы урынны гына алып, плей-оффка керә алмады.

Мазурас/Макарас - Ринген/Брекке - 1-2 (8:21, 22:20, 11:15)

Белло/Белло - Педроса/Кампос - 2-0 (21:19, 22:20)

Мазурас/Макарас - Белло/Белло - 0-2 (13:21, 19:21)

Ринген/Брекке - Педроса/Кампос - 2-1 (16:21, 21:19, 16:14)

“Дөресен әйткәндә, безнең көндәшләр артык көчле  булмады, барлык парларның да зур ярышлар тәҗрибәсе юк. Литва парының артта калуы гына гаҗәпләндерде – алдагы турнирларда алар яхшы уйнадылар, ә биредә төркемдә азаккы урынны алдылар. Безгә исә хаталар җибәрмәскә генә кирәк иде. Сетка астында үзебезне тиешенчә тоттык. Шул ук рухта уйнасак, медальгә ия булуыбыз да бар. Өйгә буш кул белән кайтасы килми”, - диде британиле Белло.

F төркеме

Бу төркем егетләр арасында иң кыеннарының берсе иде һәм берьюлы өч команда 5әр очко җыйдылар. Әмма откан сетларының күп булуы сәбәпле беренче урынга Венгрия волейболчылары Гайош/Стрели лаек булдылар.

Боттоло/Ди Сильвестре - Вукмирович/Вуович - 2-0 (21:9, 21:16)

Седлак/Манас - Гайош/Стрели - 2-1 (21:23, 26:24, 15:10)

Боттоло/Ди Сильвестре - Седлак/Манас - 2-0 (21:19, 26:24)

Вукмирович/Вуович - Гайош/Стрели - 0-2 (15:21, 16:21)

“Казан зур һәм матур шәһәр, анда барлык ярышлар да югары дәрәҗәдә уза дип ишеткәнебез бар иде. Көткәннәребез акланганга шатбыз. Казан чыннан да үзенчәлекле урын икән, кызганыч, аның матур урыннарын карап йөрергә вакыт кына аз булды. Барыннан да элек уен турында уйлыйбыз. Төркем этабы узды, алда плей-офф. Уенны яхшыртырга һәм ярышларның хәлиткеч этабына әзерләнергә  бераз вакыт бар”, - диделәр Венгрия волейболчылары Гайош/Стрели.

G төркеме

Швейцариялеләр Брок/Гысин бер сетта да оттырмыйча һәм алты очко җыеп төркемдә беренче урынны алдылар. 

Брок/Гысин - Кескинен/Рако - 2-0 (21:10, 21:14)

Рейтер/Лейтнер - Чижар/Попа - 2-0 (21:14, 21:11)

Брок/Гысин - Рейтер/Лейтнер - 2-0 (21:19, 23:21)

Кескинен/Рако - Чижар/Попа - 20 (21:16, 23:21)

“Казан – волейбол уйнар өчен бик шәп урын! Ярышларның дәрәҗәсе, турнирны оештыру дәрәҗәсе бик югары. Бүген кичкә таба көн бозылып китсә дә, моңа кадәр һава торышы да шәп иде. Иртәгә кояш чыгар дип өметләнәбез”, - диделәр Швейцария волейболчылары Брок/Гысин.

H төркеме

Словениядән Удрих - Можич пары көтелмәгән нәтиҗә күрсәтте, алар төрек һәм украин волейболчыларын узып китеп, беренче урыннан плей-оффка чыктылар. 

Матвиев/Павлюк - Удрих/Можич - 0-2 (21:23, 18:21)

Оздемир/Чебечи - Стипанович/Делич - 2-0 (21:12, 21:8)

Матвиев/Павлюк - Оздемир/Чебечи - 0-2 (16:21, 12:21)

Удрих/Можич - Стипанович/Делич - 2-0 (21:9, 21:7)

Төркемдә җиңүчеләр “Раунд 16” га чыктылар.

“Раунд 24” тә түбәндәге парлар уйнаячак:

Чухненков/Архипов (Россия) - Педроса/Кампос (Португалия)

Нидергард/Даль (Дания) - Лоренц/Шнайдер (Германия)

Ахман/Андерссон (Швеция) - Ринген/Брекке (Норвегия)

Турнье/Николь (Франция) - Матвиев/Павлюк (Украина)

Познански/Крук (Польша) - Оздемир/Чебечи (Төркия)

Мейюс/Таммеру (Эстония) - Кескинен/Рако (Финляндия)

Саввидес/Сиапанис (Кипр) - Седлак/Манас (Чехия)

Боттоло/Ди Сильвестре (Италия) - Рейтер/Лейтнер (Австрия)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International