Казанда Пляж волейболы буенча уза торган Европа беренчелегендә ярымфиналда уйнаячак кызлар билгеле булды.
“Раунд 24” зур сюрпризларсыз гына узды. Икенче номерлы чехиялеләр Золнерчикова һәм Свободова, шулай ук турнирның өченче пары – немец кызлары Шидер һәм Крист үз матчларында җиңделәр, россиялеләр Мовчан/Андриюк та Кипрдан булган Леонидоу/Дашаны 2:0 исәбе белән оттылар.
Украина кызлары Лысыца һәм Дашевская төрек кызлары Гедикоглу/Гозеннан көчлерәк булып чыктылар - 2-0, латвияле пар Гросберга/Намике һәм норвегиялеләр Бернтсен/Олимстад арасындагы матч бик киеренке булып чыкты. Латвия командасы беренче сетта 13:21 исәбе белән отылды, әмма икенче партиядә 21:19 исәбе белән җиңүгә иреште, өченчесендә инде 15:12 исәбе белән җиңде. Турнирның иң кызыклы өлеше старт алды!
Раунд 16
Морено/Алварес (Испания) - Лысыца/Дашевская (Украина) - 1-2 (26:28, 21:12, 5:15)
Клепкоу/Матиоу (Греция) - Золнерчикова/Свободова (Чехия) - 1-2 (21:11, 18:21, 8:15)
Шон/ван Дриел (Голландия) - Бешарт/Луц (Швейцария) - 2-0 (24:22, 21:14)
Виейра/Невот (Франция) - Вуоринен/Прихти (Финляндия) - 0-2 (17:21, 21:23)
Масон/Скамполи (Италия) - Шидер/Крист (Германия) - 2-0 (21:9, 21:15)
Клингер/Гогер (Австрия) - Андерссон/Хеллвиг (Швеция) - 1-2 (21:18, 11:21, 12:15)
Герчинска/Юндзил (Польша) - Мовчан/Андреюк (Россия) - 0-2 (12:21, 12:21)
Воронина/Бочарова (Россия) - Гросберга/Намике (Латвия) - 2-0 (21:12, 21:15)
Раунд 8
Золнерчикова/Свободова (Чехия) - Лысыца/Дашевская (Украина) - 0-2 (19:21, 13:21)
“Беренче сет катлаулырак булды, әмма без өченче партияне уздырырга теләмәдек, шуңа да икенче сетны яхшырак башкардык. Турнирның оештырылышы бик ошый. Шәһәрне күрә алмавыбыз гына кызганыч. Гел мәйданда булгач, вакыт җитми”, - диделәр Украина волейболчы кызлары.
Вуоринен/Прихти (Финляндия) - Шон/ван Дрил (Голландия) - 0-2 (17:21, 9:21)
“Ярымфиналга чыгуыбыз белән бәхетлебез. Биредә көчле командалар күп. Без бик катлаулы чирекфинал аша уздык, безгә үзебезнең иң яхшы уеныбызны күрсәтергә туры килде. Алга таба да җиңәргә телибез. Безнең әле җиңел уеннар булмады, шуңа да уңышыбызга шатланабыз. Ярымфиналга без әзер”, - диделәр Голландия спортчы кызлары.
Андерссон/Хеллвиг (Швеция) - Масон/Скамполи (Италия) - 0-2 (12:21, 14:21)
Воронина/Бочарова (Россия) - Мовчан/Андреюк (Россия) - 2-0 (21:17, 21:14)
“Дулкынлану бераз комачаулады, әмма тренер ярдәм итте һәм без тынычландык. Уенның ритмын тойдык һәм бу үз эшен эшләде. Бу пар белән без күптән түгел Россия чемпионатында финалда очрашкан идек һәм шул ук 2-0 исәбе белән җиңгән идек. Иртәгәге көнгә зур бурычлар куябыз”, - диделәр Россия пары Воронина/Бочарова.
Якшәмбе көнне ярымфиналларда уйныйлар:
Шон/ван Дрил (Голландия) - Золнерчикова/Свободова (Чехия)
Воронина/Бочарова (Россия) - Масон/Скамполи (Италия)