Пляж волейболы буенча Европа беренчелеге ярымфиналында Франция Россиягә каршы

2017 елның 26 августы, шимбә

Пляж волейболы буенча Казанда уза торган Европа беренчелегендә Россиядән булган өч пар берьюлы ярымфиналга чыктылар.

“Раунда 24”нең төп сюрпризы шул булды һәм фаворитларга медальләргә бару юлында бик нык тырышырга туры килде. Россия пары Чухненков һәм Архипов өчен матч бигрәк тә авыр булды. Алар беренче сетны португалиялеләр Педроса/Кампоска 19:21 исәбе белән отылдылар, икенчесендә  23:21 исәбе белән оттылар һәм өченчесендә, ниһаять,  15:12 исәбе белән җиңделәр. 

Французлар Николе һәм Турнье шулай ук украинлылар Матвиев һәм Павлюк белән уйнаганда җанатарларның нервларын кытыклап алдылар. Немецлар Лоренц һәм Шнайдер (№3) даниялеләр Нидергард һәм Дал өстеннән ышанычлы җиңүгә ирештеләр, ә менә италияле Боттоло һәм Ди Сильвестре австриялеләр Райтер һәм Лейтнеруга отылып, медальләр өчен көрәшне 0-2 исәбе белән төгәлләделәр.

Раунд 16

Шустров/Гусев (Россия) - Оздемир/Чебечи (Төркия) - 2-0 (21:12, 21:9)

Брок/Гысин (Швейцария) - Лоренц/Шнайдер (Германия) - 0-2 (10:21, 15:21)

Гайош/Стрели (Венгрия) - Мейюс/Таммеру (Эстония) - 0-2 (15:21, 13:21)

Шекунов/Ермотик (Россия) - Рейтер/Лейтнер (Австрия) - 2-0 (21:19, 21:15)

Давыскиба/Ратуцкий (Белоруссия) - Турнье/Николе (Франция) - 0-2 (17:21, 11:21)

“Франция командасын бәреп чыгарырга планлаштырган идек, әмма без теләгәнчә килеп чыкмады. 1/8 финалга чыгудан күбрәкне көткән идек. Казанда безгә барысы да бик ошады. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде”, - диде Белоруссия волейболчылары тренеры Олег Абрамов.

Белло/Белло (Англия) - Седлак/Манаш (Чехия) - 2-0 (21:11, 21:13)

Удрих/Можич (Словения) - Чухненков/Архипов (Россия) - 0-2 (16:21, 14:21)

“Португалиялеләр белән уйнаган беренче матчта дулкынландык. Плей-оффтагы беренче уен һәрвакыт шулай була. Җиңелдең – очып чыктың дигән сүз. Әмма аннары нәтиҗәне яхшырта алдык”, - диде Николай Чухненков.

Артс/де Грот (Голландия) - Ринген/Брекке (Норвегия) - 0-2 (18:21)

Чирекфиналлар

Лоренц/Шнайдер (Германия) - Шустров/Гусев (Россия) - 0-2 (14:21, 18:21)

Шекунов/Ермотик (Россия) - Мейюс/Таммеру (Эстония) - 2-0 (22:20, 21:15)

Белло/Белло (Англия) - Турнье/Николе (Франция) - 0-2 (12:21, 19:21)

“Без ярымфиналга эләктек, әмма шунда туктап калырга теләмибез. Без үз яшь зурлыгында Франциядә өч тапкыр чемпионатта җиңүчеләр булдык, шул медальләргә Европа беренчелегенекен дә өстисебез килә. Ярымфиналда катлаулы ярыш көтәчәген беләбез, әмма җиңәр өчен барысын да эшләячәкбез”,  - диделәр Франция спортчылары.

Ринген/Брекке (Норвегия) - Чухненков/Архипов (Россия) - 0-2 (19:21, 13:21)

“Тырышырбыз инде. Биредә барысы да көчле командалар. Без үзебезне тиешле дулкынга көйләдек һәм җиңдек. Иң катлаулы уеннар якшәмбе көнне булачак. Көрәшәчәкбез”, - диде Алексей Архипов.

Якшәмбе көнне ярымфиналларда уйнаячаклар:

Шекунов/Ермотик (Россия) - Шустров/Гусев (Россия)

Чухненков/Архипов (Россия) - Турнье/Николе (Франция)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International