27 гыйнварда «Динамо» ФСО базасында Мирный бистәсендә 2009 елда туган кызлар арасында ИНДОРХОККЕЙ буенча ТР Беренчелегенең финал этабы узды.
Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авылында 27 гыйнварда Елена һәм Геннадий Тимченко хәйрия фонды ярдәме белән Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе тарафыннан оештырылган «Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам» гаилә фестивале узды.
27 гыйнварда Мирныйда Атказанган спорт мастеры Андрей Льков призына чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең өченче ярыш көне тәмамланды.
250дән артык кеше ГТО комплексы сынауларын узды.
ВХЛ даими чемпионатының чираттагы өй матчында Әлмәтнең «Нефтче» командасы Пензаның «Дизель» командасын 4:2 исәбе белән җиңде, беренче минутта ук үткәрде.
26 гыйнварда «Триумф» спорт комплексының боз аренасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен конькида шуу буенча «бозга бас» мастер-классы узды.
27 гыйнварда Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ушу буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге старт ала. Ярышларда 130дан артык спортчы катнашачак.
28 гыйнварда Казан теннис академиясе базасында Tatarstan Winter Cup халыкара турниры старт ала. Ярышларда Россия төбәкләреннән 100ләп теннисчы, шулай ук Беларусь Республикасы спортчылары катнашачак.
24 гыйнварда Кирово-Чепецкида чаңгы узышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең беренче ярыш көне узды. Татарстан спортчылары алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулады.
Казанның «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 12 субъектының җыелма командалары катнашты.