ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Чарада 2022-2023 елгы спорт сезоны йомгаклары буенча самбо спорт төре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы спортчыларын, тренерларын һәм спорт менеджерларын бүләкләделәр.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Быел иң көтелгән вакыйга – Халыкара мультиспорт турниры башланырга бер атна кала. Ярышлар Татарстан башкаласында 20 спорт төре буенча 9 объектта узачак. Аларда төрле илләрдән 2000нән артык атлет катнашачак. Шул исәптән, күп кенә дисциплиналарда җиңү өчен Татарстан вәкилләре көрәшәчәк.

11 февральдә «Свияга» ату мәйданчыгында ОФП элементлары белән стендта ату буенча РСШОР беренчелеге медальләре уйнатылды. Ярышларда 80нән артык спортчы катнашты, алар ике яшь категориясендә иң көчлеләрне билгеләделәр.

9 февральдә Югары Ослан районындагы «Свияга» стендка ату комплексының медиа-үзәгендә Татарстан Республикасы пуля һәм стендка ату федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды.

10 февральдә «Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә «Россия чаңгы юлы-2024» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларын бәйрәм итү кысаларында «Татарстан чаңгы юлы-2024»традицион республика ярышлары узды.

10 февральдә трамплиннар комплексы территориясендә «Россия чаңгы юлы»ХLII Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узды.

10 февральдә Буа муниципаль районында «Татарстан чаңгы юлы - 2024»массакүләм чаңгы ярышлары узды. Чарада 468 кеше катнашты, алар арасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары студентлары, укытучылар, предприятие һәм оешма эшчеләре һәм хезмәткәрләре, җитәкчеләр һәм ветераннар.

Казанның «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе тәрбияләнүчесе Серафим Солодовников 400 метрга йөгерүдә 45,96 секундта дистанцияне үтеп, Европаның яңа яшүсмерләр рекордын куйды.

Санкт-Петербургта егетләр һәм кызлар арасында Гире спорты буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Турнирда 42 төбәктән 447 спортчы катнаша.

Татарстан спортчысы Айгөл Хәбибуллина пуля белән ату буенча Россия чемпионатында ВП-60ж күнегүендә җиңү яулады. ярышлар 6 февральдә Ижевскның җиңел атлетика манежында старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International