Боерык 13.09.2018 № 483 "Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының ведомство бүләкләре турында"

МИНИСТЕРСТВО СПОРТА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СПОРТ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

 

 

ПРИКАЗ

 

 

 

БОЕРЫК

13.09.2018

Казан шәһәре

 № 483

 

 

 

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының

 ведомство бүләкләре турында

 

(Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2018 елның 11 ноябрендә

4919 номеры астында теркәлгән)

 

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендә кул куелган 315 нче номерлы «Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы мәсьәләләре» карары белән расланган Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы турында Нигезләмәнең 3.4 пункты буенча һәм физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә эшли торган затларны һәм шулай ук тармакны үстерү һәм популярлаштыруда актив катнаша торган башка затларны бүләкләү максатларында

боерам:

1. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының ведомтво бүләкләрен булдырырга:

«Татарстан Республикасы физик тәрбия һәм спорт тармагын үстерүдә казанышлары өчен» мактау билгесе;

«Татарстан Республикасы физик тәрбия һәм спорты отличнигы» күкрәк билгесе;

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау кәгазе;

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты.

2. Теркәлә торган түбәндәге документларны расларга:

- «Татарстан Республикасы физик тәрбия һәм спорт тармагын үстерүдә казанышлары өчен» мактау билгесе турында нигезләмә;

- «Татарстан Республикасы физик тәрбия һәм спорты отличнигы» күкрәк билгесе турында нигезләмә;

- Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау кәгазе турында нигезләмә;

- Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты турында нигезләмә

- Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ведомство бүләкләре белән бүләкләү тәртибе.

3. Үзәкләштерелгән бухгалтериягә ел саен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ведомство бүләкләрен финанслау һәм ясауга чыгымнарны күздә тотарга.

4. Әлеге боерыкның үтәлешен тикшерүне министрның беренче урынбасары Х.Х.Шәйхетдиновка йөкләргә.

 

 

Министр                                                                                                           В.А.Леонов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы
Спорт министрлыгының 2018 елның 13 сентябрендә кул куелган 483 нче номерлы боерыгы белән расланган

 

 

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФИЗИК ТӘРБИЯ ҺӘМ

СПОРТ ТАРМАГЫН ҮСТЕРҮДӘ КАЗАНЫШЛАРЫ ӨЧЕН» КҮКРӘК БИЛГЕСЕ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ

 

1. «Татарстан Республикасы физик тәрбия һәм спорт тармагын үстерүдә казанышлары өчен» мактау билгесе (алга таба – Мактау билгесе) физик тәрбия һәм спорт тармагын үстерүдә иң югары ведомство бүләге булып тора.

Мактау билгесе белән физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә аерым шәхси хезмәтләре өчен физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә 10 елдан да ким булмаган эш стажы булган дәүләт, муниципаль, иҗтимагый һәм хосусый учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре бүләкләнә.

2. Мактау билгесе белән бүләкләү әлеге Боерык белән расланган Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ведомство бүләкләре белән бүләкләү тәртибе буенча тормышка ашырыла.

3. Мактау билгесен һәм аның таныклыгын тапшыру тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Спорт министры яисә аның кушуы буенча башка затлар тарафыннан башкарыла.

4. Мактау билгесе белән кабат бүләкләү тормышка ашырылмый. Югалган урынына Мактау билгесенең дубликаты бирелми. Мактау билгесенең таныклыгын югалткан очракта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы карары буенча таныклыкның дубликаты бирелә.

5. Мактау билгесе белән бүләкләнгән затларның исәбен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы алып бара.

            

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Спорт министрлыгының 2018 елның 13 сентябреннән 483 нче номерлы боерыгы белән расланган

 

 

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФИЗИК ТӘРБИЯ ҺӘМ

СПОРТЫ ОТЛИЧНИГЫ» КҮКРӘК БИЛГЕСЕ ТУРЫНДА

 НИГЕЗЛӘМӘ

 

1. «Татарстан Республикасы физик тәрбия һәм спорт отличнигы»  Мактау билгесе (алга таба – күкрәк билгесе) белән физик тәрбия һәм спорт эшендә аерылып торган физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә 7 елдан да ким булмаган эш стажы булган дәүләт, муниципаль, иҗтимагый һәм хосусый учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре түбәндәгеләр өчен бүләкләнә:

- Татарстан Республикасында физик тәрбия һәм спортны үстерү буенча озак еллар уңышлы эшләгәне өчен;

- спортчыларны, физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә спорт-медицина, фәнни-спорт һәм идарә кадрларын практик әзерләүдә уңышлары өчен;

- укыту-методик әдәбият, балалар-яшүсмерләр спортын, югары казанышлар спортын, чикле физик мөмкинлекләре булган затлар өчен спорт, гамәли һәм спортның башка төрләрен үстерү өчен ярдәмлекләр эшләү һәм әзерләүдә уңышлары өчен.

2. Күкрәк билгесе белән бүләкләү әлеге Боерык белән расланган Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ведомство бүләкләре белән бүләкләү тәртибе буенча тормышка ашырыла.

3. Күкрәк билгесен һәм аның таныклыгын тапшыру тантаналы шартларда бүләкләнүченең эш урынында башкарыла.

4. Күкрәк билгесе белән кабат бүләкләү тормышка ашырылмый. Югалган урынына Күкрәк билгесенең дубликаты бирелми. Күкрәк билгесенең таныклыгын югалткан очракта Татарстан Республикасы Спорт министры карары буенча таныклыкның дубликаты бирелә

5. Күкрәк билгесе белән бүләкләнгән затларның исәбен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы алып бара.

 

 

Татарстан Республикасы

Спорт министрлыгының

2018 елның 13 сентябреннән

483 нче номерлы боерыгы

белән расланган

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СПОРТ МИНИСТРЛЫГЫ

 МАКТАУ КӘГАЗЕ ТУРЫНДА

 НИГЕЗЛӘМӘ

 

1. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау кәгазе (алга таба – Мактау кәгазе) физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә хезмәтләр өчен, шулай ук нәтиҗәле һәм мактауга лаек гражданлык хезмәте, эшчәнлекнең билгеләнгән өлкәсендә ирешелгән уңышлар өчен бүләк булып тора. 

2. Мактау кәгазе белән Татарстан Республикасында тармакны үстерүгә керткән зур өлешләре өчен гражданнар һәм оешмалар, аеруча әһәмияткә ия һәм катлаулы бурычларны башкарган өчен Министрлыкның үзәк аппараты, җирле үзидарә органнары һәм алар кармагындагы оешмалар хезмәткәрләре дәүләт, һөнәри бәйрәмнәре, истәлекле һәм үзләренең юбилей даталары уңаеннан бүләкләнәләр.

3. Мактау кәгазе белән тармакта 3 елдан да кимрәк булмаган хезмәт стажы булган һәм моңа кадәр Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән хезмәткәрләр бүләкләнә.

4. Мактау кәгазе белән бүләкләү әлеге Боерык белән расланган Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ведомство бүләкләре белән бүләкләү тәртибе буенча тормышка ашырыла.

5.Мактау кәгазен тапшыру тантаналы шартларда бүләкләнүченең эш урынында башкарыла.

6. Мактау кәгазеның дубликаты бирелми.

7. Мактау билгесе белән бүләкләнгән затларның исәбен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы алып бара.

 

 

 

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының 2018 елның 13 сентябреннән 483 нче номерлы боерыгы белән расланган

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СПОРТ МИНИСТРЛЫГЫ

 РӘХМӘТ ХАТЫ ТУРЫНДА

 НИГЕЗЛӘМӘ

 

1. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты (алга таба – Рәхмәт хаты) Татарстан Республикасында тармакны үстерүгә зур өлеш керткәннәре, нәтиҗәле гражданлык хезмәте, хәйрия һәм иганәчелек эшчәнлеге өчен гражданнарга һәм милек формасына бәйле булмыйча оешмаларга, шулай ук аеруча әһәмияткә ия һәм катлаулы бурычларны башкарган өчен Министрлык хезмәткәрләренә һәм башка затларга дәүләт, һөнәри бәйрәмнәре, истәлекле һәм үзләренең юбилей даталары уңаеннан бирелә.

2. Рәхмәт хаты белән бүләкләү әлеге Боерык белән расланган Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ведомство бүләкләре белән бүләкләү тәртибе буенча тормышка ашырыла.

3. Рәхмәт хатын тапшыру тантаналы шартларда бүләкләнүченең эш урынында башкарыла.

4. Рәхмәт хатының дубликаты бирелми.

5. Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән затларның исәбен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы алып бара.Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының 2018 елның 13 сентябреннән 483 нче номерлы боерыгы белән расланган

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СПОРТ МИНИСТРЛЫГЫ

 ВЕДОМСТВО БҮЛӘКЛӘРЕ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘҮ ТӘРТИБЕ

 

  1. Ведомство бүләкләре белән бүләкләү Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы (алга таба – Министрлык) җитәкчелеге күрсәтмәсе буенча:

- ел эчендә эш нәтиҗәләренә йомгак ясау вакытында;

- һөнәри бәйрәмнәрне, оешмаларның истәлекле һәм юбилей даталарын билгеләп үткән вакытта тормышка ашырыла.

Бүләкләү гражданнарның юбилей даталарына (50 яшь, 60 яшь һәм һәрбер киләсе 10 ел саен) туры китерелергә мөмкин.

2. Ведомство бүләкләре белән Физкультурачы көнен (август аеның икенче шимбәсе) билгеләп үтү уңаеннан бүләкләүгә материаллар бәйрәмгә кадәр өч айдан да соңга калмыйча, юбилей, истәлекле даталарга – әлеге датага кадәр ике айдан да соңга калмыйча Министрлыкка тәкъдим ителергә тиеш.

Министрлыкның ведомство бүләкләре белән бүләкләүгә чираттагы тәкъдим итү алдагысыннан соң 2 елдан иртәрәк уздырылмый.

3. Ведомство бүләкләре белән бүләкләү турында үтенеч языун түбәндәгеләр бирә ала:

Министр урынбасарлары; Министрлык карамагындагы оешмалар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, гражданнарның төп эш урыныннан оешмалар ризалыгы буенча төбәкләрдәге спорт федерацияләре һәм җәмгыятьләре җитәкчеләре, республика ведомстволары җитәкчеләре, югары һәм урта уку йортлары ректорлары.

4. Ведомство бүләкләре белән бүләкләү турында мәсьәләне карау өчен әлеге Тәртипнең 3 нче пунктында күрсәтелгән үтенеч кәгазе инициаторларының һәрберсе Татарстан Республикасы спорт министры исеменә түбәндәге документларны бирә:

1) үтенеч кәгазе;

2) тәкъдим итү (характеристика гражданның конкрет хезмәтләрен үз эченә алырга тиеш);

3) оешма җитәкчесе, җыелыш секретаре тарафыннан имзаланган һәм мөһер белән расланган коллектив җыелышы беркетмәсеннән өземтә.

5. Бүләкләү турында үтенеч кәгазенә әлеге Тәртипнең 1 кушымтасы буенча билгеләнгән формадагы тәкъдим итү рәсмиләштерелә.

6. Ведомство бүләкләре белән бүләкләү мөмкинлеге турында карарны Министрлыкның Ведомство бүләкләре белән бүләкләү буенча комиссиясе кабул итә.

7. Ведомство бүләкләре белән бүләкләү турында соңгы карар министр тарафыннан кабул ителә һәм Министрлык боерыгы белән рәсмиләштерелә.

8. Министрлыкның ведомство бүләкләре белән бүләкләү турында боерыклары күчермәләре, шулай ук ведомство бүләкләре һәм аларның таныклыклары хезмәткәрне бүләкләүгә тәкъдим иткән оешмадан ышаныч кәгазе буенча бирелә.

 

Татарстан Республикасы Спорт

министрлыгының ведомство

бүләкләре белән бүләкләү тәртибенә

1 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының

ведомство бүләкләре белән бүләкләүгә

тәкъдим итү

 

1. Фамилия, исеме, әтисенең исеме (булган очракта) _____________________________________

2. Туган көне, ае, елы                  _______________________________________________________

3. Туган урыны ___________________________________________________________________

4. Белеме ______________________________________________________________________

                      (нинди уку йортын һәм кайсы елда тәмамлады

5. Фәнни дәрәҗәсе, фәнни исеме_______________________________________________________

6. Тору урыны адресы ____________________________________________________________

7. Нинди дәүләт,  ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән_________________________________________________________________________

8. Эш урыны, били торган вазыйфасы     ________________________________________________

9. Гомуми хезмәт стажы..........._________________________________________________________

10. Тармакта хезмәт стажы ____________________________________________________________

11. Әлеге коллективта хезмәт стажы             ______________________________________________

12. Хезмәт эшчәнлеге (югары уку йортларында һәм махсус урта уку йортларында укуны, хәрби хезмәтне кертеп)

 

Ай һәм ел

Оешманы күрсәтеп вазыйфа

Оешма урнашкан урын

керүнең

китүнең

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1-12 пунктлардагы белешмәләр хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматларга туры килергә тиеш.

 

___________________________________________________________________________________

М.П.     (вазыйфа, имза, кадрлар хезмәте җитәкчесенең Ф.И.Аи..

 

 

13.  Бүләкләүгә тәкъдим ителә торган затның конкрет хезмәтләрен күрсәтеп характеристика

_____________________________________________________________________

___________________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________________

Кандидатура ________________________________________________________________________

(Ф.И.Аи.)

хезмәткәрләр коллективы җыелышы яки аның советы тарафыннан тәкъдим ителә

___________________________________________________________________________________

(оешма атамасы)

___________________________________________________________________________________

(хезмәткәр коллективы җыелышының яки аның советы датасы, беркетмә номеры 

 

   Оешма җитәкчесе                                               Хезмәткәрләр коллективы җыелышы яки аның советы рәисе

                                                                                          

           _________________                                                    _________________________

                   (имза)                                                                               (имза)

                                                                                                         

     ________________________                                                 _________________________

          (фамилия һәм инициаллар)                                                       (фамилия һәм инициаллар)

 

                                                   

 

          М.П. "__" ___________ ел                                                   М.П. "__" ____________ ел

 

doc
Скачать текст
DOC, 112.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International