Ушу буенча Казанда уза торган дөнья чемпионатында медальләрнең тагын дүрт комплекты ияләре билгеле булды.
Даошу, ир-егетләр
Таолуның бер төре булган даошу үз эченә кыска кылыч белән башкарыла торган күнекмәләрне ала. Кылыч белән, кагыйдә буларак, әйләнмәле яки спиральле траектория буенча көчле, хәлиткеч һөҗүмнәр ясала. Биредә сугышчы белән аның кылычы бербөтен әйбергә әйләнергә тиешләр. Даошу Чанцюань төркеме стильләренә карый һәм аны еш кына юлбарыс һөҗүм белән чагыштыралар.
Биредә Кытай спортчысы Ли Чжи Фен җиңүче булды. Россия спортчылар арасында иң яхшысы дип Ильяс Хөснетдинов танылды, ул сигезенче нәтиҗәне күрсәтте.
1. Ли Чжи Фен, Кытай – 9,72
2. Эдгар Ксавье Марвело, Индонезия – 9.68
3. Си Вей Йовен Лим, Сингапур – 9,65
… 8. Ильяс Хөснетдинов, Россия - 9.55
“Зур булмаган бер хата ясадым һәм ул мине артта калдырды. Аны ясамаган булсам, медальгә исәп тота ала идем”, - диде Ильяс чыгышыннан соң.
Наньгун, ир-егетләр
Наньгун – колга белән идарә итүнең барлык техникаларын берләштерә торган термин. Бу төр алымнарның байлыгы һәм төрлелеге һәм хәрәкәтләрнең яшен тизлегендәй булуы белән аерылып тора. Ул хәрби колга белән идарә итүнең көньяк-кытай сәнгате фәлсәфәсенә нигезләнә. Сугышчылар колганы ике куллап тоталар, һөҗүм итү һәм чигенүнең, шулай ук хәлиткеч һөҗүмнәрнең бик чиста алымнарын күрсәтәләр. Наньгун алымнарына гаҗәеп төгәллек хас. Хәрәкәтләр еш кына кычкырып куюлар белән озатып барыла.
Таолуның бу эмоциональ һәм тамашалы төрендә Тайвань ушучысы Туй Ви Дуонг җиңүче булды.
1. По Вей Лаи, Тайвань – 9,65
2. Мун Хуа Хо, Малайзия – 9,63
3. Йонмун Ли, Корея – 9,61
Нань-цюань, кызлар
Нань-цюань Янцзы елгасыннан көньякка киткән төбәкләр өчен характерлы техникаларга нигезләнә. Бу стильгә, Чан-Цюань төренә караганда, аяк белән ясалган хәрәкәтләрнең акрынлыгы һәм түбәнрәк позицияләр хас. Төп акцент кул белән кисәк һәм көчле ясалган бәрүләргә ясала. Бу бәрүләр ниндидер кычкырып кую авазы белән озатып барыла. Нань-Цюань күнекмәләре аякта нык басып торырга өйрәтүгә нигезләнә, шңа күрә аларга акробатик элементлар хас түгел. Төп игътибарны бәрү көченә һәм куллар белән төгәл ясалган хәрәкәткә юнәлтергә кирәк.
Моннан ике ел элек булган кебек үк биредә дә беренчелеккә Кытай спортчы кызы ия булды, әмма аның артыннан Россия кызы Татьяна Ившина урнашып, Россия җыелма командасына икенче медальне китерде.
1. Хуэй Ин Чен, Кытай – 9,69
2. Татьяна Ившина, Россия – 9,65
3. Цзян Син, Гонконг – 9,62
Цяншу, кызлар
Таолуның бу төрендә сөңге кулланыла. Биредә аяк белән омтылышлы хәрәкәтләр ясарга, сыгылмалы һәм грацияле булырга, сугышчан алымнарны ерактан да, якыннан да тиз һәм төгәл башкарырга кирәк. Сөңге белән сугышчан техниканың нигезендә этеп җибәрүле бәрүләр ята. Сугышчы һәм сөңге бербөтенгә әйләнергә тиеш, бәрүгә тиешле көчне салыр өчен бөтен гәүдәне файдаланырга кирәк.
Казандагы дөнья чемпионатында җиңүгә Вьетнам кызы ия булды, ул үз җыелма командасына беренче алтын медаль китерде.
1. Туй Ви Дуонг, Вьетнам – 9.64
2. Хиу Сео, Корея – 9,63
3. Кейко Ямагучи, Япония – 9,56
Ушу-саньда төрендәге ярышлар дәвам итә. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында төрле авырлык үлчәүләрендә уздылар, аларның нәтиҗәләре белән биредә танышырга була.
Казандагы дөнья чемпионаты 3 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ярышлар Гимнастика үзәгендә уза.