Украина җыелма командасыннан Анна Терещенко Казанда уза торган дөнья чемпионатында үз командасына беренче медальне китерде һәм уңышы турында сөйләде.
- Мин бик бәхетле. Бу чемпионатка без бик озак әзерләндек. Әзерлек ике айдан артыграк, этаплап барды. Бик шатмын! Нәрсәнең ничек булганын әле ахыргача аңлап та бетерә алмыйм. Минем икенче тренерым үзебездә калды, аның монда булуын бик теләгән идем. Әмма аның мине көтеп торуында шик юк. Иртә белән минем өчен җан атып торуын белдереп нәкъ менә ул хәбәр язып җибәрде. Шундый тренерларым булуга бик шатмын.
- Алтынга нәрсә җитеп бетмәгәнен аңлыйсыңмы?
- Мин барысы да гадел булды дип саныйм. Үз-үземә бик таләпчән булсам да, миңа чыгышым ошады, барысын да чиста эшләдем. Ник беренче түгелме... Гонконг спортчысы бик матур чыгыш ясады, әле миңа үсәргә җирлек бар.
- Бу Украина өчен дөнья чемпионатларындагы беренче генә көмеш медаль түгелдер инде?
- 2010 елда мин юниорлар чемпионатында алтын алган идем. Узган дөнья чемпионатында өченче булдым, быел инде көмеш алдым, киләсе турнирда Украинага алтын алу бәхете дә тәтер дип ышанам. Моның өчен бик тырышачакбыз.
- Ни өчен нәкъ менә ушуны сайладыгыз?
- Әни мине биюгә биргән иде, әмма миңа ошамады. Мин бик актив бала идем, ушуга беренче тапкыр эләккәч үк ул мине үзенә бөтереп алды. Бу минеке икәнлеген шундук аңладым.
- Ишегалдында ушу алымнарын күрсәтергә туры килмәдеме?
- Юк-юк, аны бары тик залда гына күрсәтергә ярый, урамда аның кирәге юк!