Ушу буенча дөнья чемпионатының соңгы көне Россиягә алтын медаль китерде

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Владимир Максимов Россия җыелма командасына Ушу буенча дөнья чемпионатының беренче алтын медален китерде.

-  Сез Казанда Россия җыелма командасының беренче алтын медален яуладыгыз. Нинди хисләр кичерәсез?

- Кызганыч, бу чемпионатта без теләгәнчә үк килеп чыкмады. Егет-кызлар тырышалар, әмма нидер җитеп бетми. Алга таба эшләячәкбез.

- Алтын медальләр булмаганга борчылу булдымы?

- Борчылу һәрвакыт бар, бигрәк тә команданың эшләре бик үк яхшы бармаганда. Борчылдым, әмма кирәкле мизгелдә җыела алдым. Чиста итеп чыгыш ясый һәм җиңә алуыма бик шатмын.

- Чыгышыгыздан ниләр көткән идегез?

- Иң югары бәягә өмет иттем. Беренче төрдә мин хата җибәрдем, ә бу чемпионатта хаталар билгеләргә бик нык суга. Медальсез калдым, әмма икенче чыгышта үземне яхшы яктан күрсәтергә теләдем.

- Россия җыелма командасына нәрсә җитмәде?

- Кызганыч, бездә җибәрергә ярамаган хаталар күп булды. Әмма бу спорт, биредә барысы да булырга мөмкин.

- Дөнья чемпионатында таолу буенча сюрпризлар булмадымы?

- Быел Казанда бик күп яшь спортчылар катнашты. Кемдер призлы урын алды, кемдер җиңүгә үк иреште. Күп кенә илләр ушу буенча алга киткән, шуны күрдем. Хәттә әллә ни югары нәтиҗә күрсәтмәсәләр дә, ныгыганнары күренә. Ике ел эчедә техниканы да, тизлекне дә күтәргәннәр. Ушуның алга китүенә, көндәшлек үсүгә шатмын.

- Хәзер планнарыгыз ничек?

- Ял итәсе килә. Өйне – хатынымны, балаларны сагындым. Хәзер башта Мәскәүгә, аннары өйгә – Улан-Удэга китәм. Август башыннан бирле өйдә булганым юк, дөнья чемпионатына әзерләндем.

- Гаиләгез зурмы?

- Ике балам бар.

- Аларны да ушуга бирергә планлаштырасызмы?

- Аларны спортка бирәсем килә, ушу булуы мөһим түгел.

- Гаиләгез җиңү белән котладымы әле?

- Әйе, хатыным шалтыратты инде, улым да телефоннан котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International