Россия WorldSkills Kazan 2019 флагын каршы алды

2017 елның 20 октябре, җомга

WorldSkills хәрәкәте флагы бүген, 20 нче октябрьдә 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатын Казанда кабул итәчәк Россиягә кайтып җитте. 

Флаг Россиягә, Сочи аэропортына шушы көннәрдә генә WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты тәмамланган Гарәп Әмирлекләреннән кайтты.  Аны анда тантаналы рәвештә WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк як буларак – Россиягә һәм дөньякүләм ярышларны оештыручы шәһәр буларак - Казанга  тапшырдылар.

Сочи аэропортына флаг 4 сакчы озатуында кайтып төште. WorldSkills 2017 дөнья чемпионатында милли җыелма команданың “Web-разработка” компетенциясендә алтын медаль яулаган вәкиле Константин Ларинга флагны  саклап алып кайту бурычы йөкләнгән иде.  Константин шулай ук “The Best of Nation” буларак танылды. Бу титулга җыелма команданың иң күп очколар җыйган  булган вәкиле ия була.

“Киләсе WorldSkills 2019 дөнья чемпионатының Россиядә узачагына горурланып бетә алмыйм, - ди  Константин. - WorldSkills хәрәкәте бар дөньяда эш кешесенә, үз эшенең остасына ихтирам уята. Ә үз эшеңнең остасы булу ул бик шәп! Ике елдан Россия җыелма командасының зур уңышларга ирешәчәгенә чын күңелдән ышанам, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә узачагына шигем юк! Россия, WorldSkills флагын каршы ал! Казань, WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын көт!”

Флагны  XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар һәм волонтерлар, шулай ук БГӘдә узган дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы өчен җан атучылар каршы алды. WorldSkills Kazan 2019 флагы Сочиның хәзерге көндә Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале уза торган Олимпия паркы территориясендәге  WorldSkills 2019 тематик зонасында сакланачак. 21 нче октябрьдә исә “Флаг эстафетасы”на старт бирелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International