Колесников һәм Вәлиәхмәтов рекордлары, Юлия Ефимова алтыны

2017 елның 19 ноябре, якшәмбе

Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче көнендә ике яшүсмерләр рекорды куелды, ә Юлия Ефимова алтын медаль алды.

Ир-атлар, комплекслы йөзү белән 400 метр

Комплекслы йөзү белән 400 метр Татарстан җанатарларына матур сюрприз китерде. 18 яшьлек Эдуард Вәлиәхмәтов кыска суда Европа чемпионатына сайлану өчен кирәкле нәтиҗәне күрсәтеп, ярышта беренче булды. Ул квалификациядәге нәтиҗәсен ярыйсы ук яхшыртып, Даниил Пасынковны 0,66 секундка узып китте һәм илнең яшүсмерләр рекордын куйды. Бу дистанциядәге Россия рекордчысы Семен Макович җиденче нәтиҗәне күрсәтте.

1. Эдуард Вәлиәхмәтов (Татарстан Республикасы-1) - 4:04.23

2. Даниил Пасынков (Мәсәү-1) - 4:05.29

3. Максим Ступин (Мәскәү-2) - 4:05.68.

“Мин алтын алырмын дип түгел, хәтта призлы өчлеккә эләгермен дип тә уйламаган идем. Авыррак булыр дип көттем, әмма гаҗәеп күрсәткечкә ирештем. Тренер белән болай булыр дип уйламаган идек. Европа чемпионатына барачакмын, моңа бик шатланам. Минем өчен бу беренче зур турнир булачак. Әзерләнәчәкмен һәм финалга булса да эләгер өчен тырышачакмын. 
Мин Казаннан түгел, Әлмәттән булсам да, биредә җанатарларым күп. Аларның көч биреп торулары ярдәм итте. Алга таба күрсәткечләремне тагын да яхшыртырга тырышачакмын. Норманы үтәп, Европага сайланырга кирәк иде. Копенгагенда җыелма команда данын яклау минем өчен зур дәрәҗә. Үземне шулай ук 200 метрга комплекслы һәм баттерфляй белән йөзүдә күрсәтергә тырышып караячакмын. Чемпионатка булган программа бик тыгыз, әмма үтәмәслек түгел”, - диде Вәлиәхмәтов. 

Хатын-кызлар, брасс белән 50 метр 

Су спорт төрләре сараендагы җанатарлар хатын-кызларның брасс белән 50 метрга йөзү ярышларын түземсезлек белән көттеләр. Алар дөнья чемпионкасы Юлия Ефимова өчен җан аталар иде һәм ул аларның өметләрен аклады. 

1. Юлия Ефимова (Саха Якутия Республикасы) - 29.60

2. Наталья Иванеева (Волгоград өлкәсе - 1) - 30.01

3. Анна Ганус (Красноярск крае) - 30.49

“Көмеш – начар түгел. Юлия белән (Ефимова – автор искәрмәсе) көрәшү кызык булса да, авыр. Әмма үзем күрсәткән нәтиҗә белән мин барыбер канәгать түгел. Яхшырак йөзә ала идем, тиеш тә идем. Алга таба тырышачакмын. Россия чемпионатына әзерләндем, бу әлеге сезондагы мөһим ярышлар. Беренче максат, билгеле инде, Копенгагенга сайлану. Минем яраткан 100 һәм 200 метрларны да кертеп, берничә дистанциядә йөзәсе килә”, - ди Наталья Иванеева.

“Бүгенге көнгә мин җиңүемнән канәгать, әмма вакытны артык яхшы дип әйтә алмыйм. Тик бу хәзерге халәт һәм мизгел өчен әйбәт”, - ди Юлия Ефимова.

Ир-атлар, аркада 100 метр 

Климент Колесников җиңеп кенә калмады, яшүсмерләр арасында яңа дөнья рекордын да куйды. Ул кичә үзе күрсәткән нәтиҗәне яхшыртты. 

1. Климент Колесников (Мәскәү-1) - 49.84

 2. Андрей Шабасов (Санкт-Петербург-2) - 50.41

 3. Никита Ульянов (ХМАО-Югра) - 50.91

“Барысы да искиткеч! Шәхси рекордка йөзәрмен дип уйлаган идем һәм йөздем дә! Әйе, җыелма командага эләгер өчен норманы үтәргә кирәк булу басым ясый. Бу максатны инде кичә үк үтәгән идем, билгеле. Әмма барыбер җиңәргә кирәк иде, бу бит минем Россия чемпионатларындагы беренче шәхси җиңүем. Өстенлекне 50 метрлы бассейнга бирсәм дә, 25 метрлыда да тулы көчкә эшләргә омтылырга кирәк”, - диде Климент Колесников.

Хатын-кызлар, аркада 100 метр

1. Мария Каменева (Санкт-Петербург - Оренбург өлкәсе) - 57.21

2. Полина Лапшина (Свердловск өлкәсе-1) - 57.40

3. Дарья К.Устинова (Свердловск өлкәсе-1) - 57.80.

“Бүген минем шатлыклы көнем – Европа чемпионатына сайландым. Минем өчен бу бик шәп нәтиҗә. Озак, ике ай әзерләндем. Аның үз серләре бар, тренер белән әзерлекнең яңа программасын булдырдык һәм ул нәтиҗәле булды. Алда әле яңа дистанцияләр көтә, аларда да тырышачакмын. Барысы да теләгәнчә килеп чыгар дип өметләнәм”, -диде Мария.

Ир-атлар, комплекслы йөзү белән 4 тапкыр 50 м

1. Калуга өлкәсе (Сергей Фесиков, Андрей Николаев, Михаил Вековищев, Андрей Арбузов) - 1:32.83

2. Нижгар өлкәсе (Максим Третьяков, Олег Костин, Иван Зубрицкий, Михаил Доринов) - 1:35.13

3. Новосибирск өлкәсе-1 (Дмитрий Лапшин, Сергей Гейбель, Даниил Марков, Александр Клюкин) - 1:35.86.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International