Александр Попков кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында алтын алды

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Казанда кыска суда (25 м) йөзү буенча беренчел, ярымфинал һәм финал ярышлары узды. Россия җыелма командасына кандидатлар шул ярышлар нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнәчәк.

Ир-атлар, баттерфляй белән 50 метр

Бу дистанциядә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмады. Төп фаворит брасс белән 100 метрга йөзүдә Европа рекордын куйган Олег Костинны узып китеп, җиңү яулады. Ике призер да Европа чемпионатына сайланыр өчен кирәкле нормативны үтәделәр.

1. Александр Попков (Санкт-Петербург – 1) – 22.50.

2. Олег Костин (Нижгар өлкәсе) – 22.67.

3. Александр Садовников (Калининград өлкәсе) – 22.86.

“Россия рекордын яңартасы килгән иде, урынга һәм көндәшләргә карамадым да. Квалификация өчен кирәкле вакытка сыеша алсам да, бу мин күрсәтергә теләгән вакыт түгел, тизрәк тә йөзә ала идем. Европада яхшырак булыр дип ышандырам”, - диде чемпион.

“Кыенлык техникада да түгел. Биредә барыннан да элек психологик халәт роль уйный. Күпсанлы стартларга көйләнү бик авыр. Әмма бу минем эшем һәм теләмәсәң дә үзеңне мәҗбүр итәргә кирәк”, - дип өстәде ул.

Хатын-кызлар, комплекслы йөзү белән 200 метр

Бер генә спортчы да Европа чемпионатына сайланыр өчен кирәкле күрсәткечкә ирешмәде. Бу дистанциядә Россия рекорды иясе Юлия Ефимова травма алуы сәбәпле ярышларда катнашмады.

1. Виктория Андреева (Пенза өлкәсе – 1) – 2:09.01. 

2. Ирина Кривоногова (Самара өлкәсе – 1) – 2:10.23.

3. Кристина Вершинина (ХМАО – Югра) – 2:10.34.

Җиңүдән соң Виктория болай яхшы нәтиҗә күрсәтермен дип уйламаган идем дип белдерде:

“Дөресен генә әйткәндә, мин Россия чемпионатына әзерләнмәгән дә идем. Минем өчен, мисалга, Хәрби уеннар стартында ЦСКА өчен йөзәчәк зур судагы ярышлар мөһимрәк. Биредә мин шөгыльләнәм генә. Шушы факторларны исәпкә алганда, бер дә начар йөзмәдем, үз алдыма куйган максатны арттырып үтәдем. Мин, принципта, чирек бассейнда сирәк йөзәм. Әйләнмәләр, борылмалар минем өчен түгел, техника ягыннан аксыйм. Минем стихиям – олимпионик”, - диде ул.

Андреева шулай ук Ефимованың булмавын аңлатып китте һәм аның тизрәк сафка басуын теләде:

 “Ефимова травма алды. Аның белән, билгеле, кызыграк булыр иде. Кем җиңәсен белеп булмас иде ул булса. Әмма бу спорт, сәламәтлекне дә кайгыртырга кирәк. Без аны көтәбез, шалтыратышып трабыз. Барысы да яхшы булыр”.

Катнаш, 4 тапкыр 50 метрга эстафета

1. Мәскәү - 1 (Климент Колесников, Катарина Милутинович, Владислав Гринев, Розалия Насретдинова) – 1:31.63. 

2. Санкт-Петербург - 1 (Александр Попков, Дарья Карташова, Евгений Лагунов, Дарья С. Устинова) – 1:31.75.

3. Новосибирск өлкәсе - 1 (Александр Клюкин, Арина Суркова, Дмитрий Лапшин, Наталья Клюкина) – 1:32.21.

Кайсы мөһимрәк: Россия рекордын куюмы, әллә эстафетада алтын алумы дигән сорауга Розалия Насретдинова төгәл җавап бирмәде:

“Россия рекорды минем өчен мөһимрәк дип уйлыйм. Ни дисәң дә, бу тарихи вакыйга! Ярымфиналда рекорд куярмын дип уйламаган идем. Хәзер инде иртәгә булачак финалга шушы кәефне, мотивацияне сакларга кирәк. Барлык нормативларны үтәсәм, рекорд куйсам да, медаль дә кирәк. Алтын медаль. Рекордлар китә, ә медаль кала...”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International