Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатында төркем этабы тәмамланды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда бадминтон буенча уза торган Европа команда чемпионатында 15 нче февральдә төркем этабы тәмамланды – командалар сайлап алу төркемнәрендә соңгы позицияләрен ачыкладылар, кич белән исә чирекфинал буенча көндәшәрен дә белделәр. Россиялеләр Европа чемпионатының беренче раундын ике ышанычлы җиңү белән төгәлләделәр: кызлар Латвиядән булган көндәшләрен, ә ир-атлар Бельгия җыелма командасын җиңделәр.

Уен көне Мәскәү вакыты белән иртәнге 10.00 сәгатьтә ир-атлар раундының сигез матчы белән башланып китте. Дания җыелма командасы Ирландияне 4:1 исәбе белән отты, Европаның гамәлдәге чемпионнарына каршы уйнаган матчта бердәнбер очконы ирландиялеләр бары тик данияле Эмиль Холстның ялгызлар разрядындагы бер очрашуда уенны дәвам итүдән баш тартуы аркасында гына эләктерделәр. Тагын бер баш тарту очрагы израильле һәм хорват уйнаган матчта килеп чыкты: Хорватия җыелма командасы уенчысы Звонимир Дуркиньяк уенны төгәлли алмады. Бу балканлыларга җиңү өчен киртә булмады – уенда исәп хорватлар файдасына – 3:2. Германия җыелма командасы әзербайҗаннар белән уенны гаять кыска аралыкта хәл итте (5:0): мисалга, шәхси разрядтагы бер уен биредә бары 9 минут барды. Чехлар Польшадан булган көндәшләренә каршы берни дә кыла алмадылар – матчта алар бары тик бер очко эшләделәр һәм соңгы нәтиҗә - (1:4). Норвегия шундый ук исәп белән Эстония җыелма командасына отылды, исландиялеләр Люксембургны оттылар, ә португалиялеләр Италия командасына бер баллы аерма белән отылдылар. Программаның иртәнге өлешендәге тагын бер матчта төрекләр Латвия җыелма командасына шанслар калдырмадылар һәм аларны коры исәпкә оттылар.

Россиянең хатын-кызлар командасы төркем этабын көндез япты – мәйдан хуҗабикәләренә каршы Латвия командасы уйнады. Россия командасының тренерлар штабы уенчыларны тагын алыштырды: Евгения Косецкая һәм Анастасия Пустинская уйнамадылар, аларның урыннарын Наталья Перминова һәм Ксения Евгенова алдылар. Парларның берсендә алыштыру булды - Алинә Дәүләтова белән бергә зур тәҗрибәле Нина Вислова чыкты. Бу соңгы нәтиҗәгә бернинди дә йогынты ясамады, Россия кызлары көндәшләрен коры исәпкә отып, чирекфиналга үз төркемнәрендә беренче урыннан чыктылар. Параллель матчта төрек кызлары Эстония җыелмасыннан 4:1 исәбе белән көчлерәк уйнадылар. Төрек командасы Россиядән соң икенче урында, әмма плей-оффка икенче урынны алучылардан иң яхшысы буларак чыкты. Болгария һәм Франция хатын-кызлар җыелма командалары да соңгы уен көнендә кыенлыклар кичермәделәр - Беларусь һәм Гренландия командаларын коры исәпкә оттылар. Кискен уен Испания – Словакия командалары арасында күзәтелде: нәтиҗә испан кызлары файдасына 3:2 һәм төркемдә беренче урын. Венгрия кызлары португалиялеләрне ышанычлы җиңүгә ирештеләр (5:0), Англия кызлары исә Польша җыелма командасын шундый ук исәпкә бирелдерде. Иң соңгылар булып төркем этабында үз матчларын Чехия һәм Норвегия хатын-кызлар җыелма командалары төгәлләде: беренчеләре 4:1 исәбе белән җиңделәр һәм турнирда үзләренең беренче җиңүләренә ирештеләр. Әмма бу җиңү аларга булышмады, чех кызлары да, норвегиялеләр дә плей-оффка эләгә алмадылар. Беренчел этаптан соң җиңү өчен көрәшне Дания, Испания, Россия, Германия, Болгария, Англия (төркемнәр җиңүчеләре) җыелмалары, шулай ук икенче урынны алучылардан иң яхшылары булган Франция һәм Төркия командалары дәвам итәчәкләр.

Жирәбә нәтиҗәләре буенча чирекфинал парларының составы мондый: Дания – Англия, Россия – Болгария, Франция – Германия, Төркия – Испания. “Нәрсә килеп чыкты, шул килеп чыкты инде. Бу безнең өчен артык уңышлы жирәбә түгел. Сетканы карасак, Болгариядән кала безгә түбәнрәк дәрәҗәдәге тагын өч команда туры килә ала иде. Әмма көрәшәчәкбез һәм алга таба барырга бар көчне салачакбыз”, - диде Россия җыелма командасының өлкән тренеры Виктор Малютин.

Гимнастика үзәге кортына кич белән төркем этабының калган матчларын уйнап бетерер өчен ир-атлар командалары чыкты. Россиялеләргә Бельгия белән очрашу туры килде һәм мәйдан хуҗалары аларны бер кыенлыксыз җиңүгә ирештеләр: шәхси очрашуларда Сергей Сирант, Анатолий Ярцев һәм Россия төп җыелма командасы дебютанты Шахзод Гуломзода очколар эшләсәләр, парлы разрядта Родион Алимов/Родион Каргаев һәм Владимир Иванов/Иван Созонов көндәшләрен тар-мар иттеләр. Нәтиҗә – Россия командасы файдасына 5:0 һәм төркемдә беренче урын. Мәйдан хуҗаларыннан кала “коры” җиңүгә тагын Англия (Томанлы Альбион бадминтончылары Европа чемпионаты дебютантлары булган Гренландия командасын оттылар), Франция (алар Литвага шанслар калдырмадылар) һәм Финляндия (алар латышларны коры исәпкә җиңделәр) җыелма командалары ия булды. Ике матчта җиңүчеләр бары тик бер очкога өстен булдылар – болгарлар Испанияне, төрекләр Эстонияне 3:2 исәбе белән җиңделәр. Украиналылар Австриядән булган көндәшләренә бары тик бер очко гына бирделәр, ә Венгрия җыелма командасы Словакияне җиңде.

Россиялеләрдән кала үз төркемнәрен ышанычлы рәвештә отучылар Дания, Англия, Германия, Франция, Польша һәм Финляндия җыелма командалары. Плей-оффта аларга компанияне икенче урынны алучылардан иң яхшы команда – Чехия командасы төзиячәк. Ир-атларның чирекфинал матчлары мондый: Дания – Финляндия, Франция – Россия, Германия – Чехия һәм Польша – Англия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International