Футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатының алты матчы Казанда узачак.
«Казан-Арена» стадионы 29 майда футбол буенча Дөнья чемпионаты-2018 оештыру комитетына эксклюзив куллануга күчә.
«Әгәр дә без стадиондагы партнерлар турында сөйләшәбез икән, стадион 29 майдан эксклюзив куллануга күчә, безнең барлык проектлар 29 майда ябыла. Яңадан 9 яисә 10 июльдә ачылачакбыз. Әлеге мәгълүмат безгә килүчеләр өчен», - диде стадионның генераль директоры Радик Миннәхмәтов.
Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов шундый схеманың Конфедерацияләр Кубогында кулланылганлыгын өстәп әйтте.
«Стадион хакимияте оператив идарә хокукын июль уртасында янәдән кайтарачак», - диде Леонов.
Футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатының алты матчы Казанда узачак. Очрашулар Франция – Австралия (C төркеме, 16 июнь), Иран – Испания (B төркеме, 20 июнь), Польша – Колумбия (H төркеме, 24 июнь) һәм Көньяк Корея – Германия (F төркеме, 27 июнь), шулай ук плей-офф ике матчы – финалның сигездән бере һәм дүрттән бере буенча узачак.