Ярышлар барган өч көндә RedBullAirRace ярышларының тарихта беренче француз этабын үз күзләре белән күрер өчен 83 500 тамашачы килгән иде, Канндагы триумфатор исә 2016 елдан бирле аерым этапларда җиңү яулый алмаган австралияле Мэтт Холл булды. Немец Маттиас Дольдерер финишка икенче килде, бронза америкалы Майкл Гулианга эләкте. Ике ярыш – ике җиңүче, алда әле тагын алты этап бар, бу исә чемпион исеме өчен көрәш әле башлана гына дигән сүз.
Ниһаять RedBullAirRace ярышларының Канндагы күптән көтелгән премьерасы булды һәм ул бик драматик килеп чыкты. Холл карьерасында ике тапкыр RedBullAirRace ярышларының вице-чемпионы булды һәм дөнья чемпионатларының көмеш медальләрен очраклы гына алмаганлыгын Француз Ривьерасында кабат раслады. Ул финалда күккә беренче күтәрелде һәм трассаны 57,692 секундта узды. Гамәлдәге дөнья чемпионы японияле Ёсихидэ Муроя ике штраф секунды алды, ә Дольдерер австралиялегә 0,072 секундын оттырды. Холлның беренчелеген бары тик Мартин Шонка — чехия пилоты гына шик астына алыр кебек иде – ул шулай ук дүртлек финалына чыкты, әмма Раунд-8дән соңгы тикшерү барышында аның самолет моторының әйләнеш тизлеге минутка рөхсәт ителгән әйләнешләр саныннан артып киткәнлеге билгеле булды. Әлеге техник хатасы өчен Шонканы сигезенче урынга төшерделәр, финалга исә беренче этап җиңүчесе Майкл Гулиан чыкты, ул Каннда өченче урын алуы аркасында бу сезонда элеккечә үк лидерлыгын саклап тора.
Гулианның эзәрлекләүчеләр белән арасы бик якын, шуңа да Япониядә узачак чираттагы этап барысын да хәл итәргә мөмкин. Бу ярыш гамәлдәге чемпион Муроя өчен “өйдәге ярыш” булачак, бу инде җанатарлар аннан бары тик җиңү генә көтәләр дигән сүз. Бу чемпионатта 2004 елдан бирле катнаша торган Гулиан карьерасында сезондагы иң яхшы старт. Узган сезон буенча үзенең яңа самолетын өйрәнгән Холл да хәзер чемпион исеме өчен көрәшергә әзер – турнир таблицасында аны америкалыдан бар тик өч очко гына аерып тора. 2016 ел чемпионы Дольдерер таблицада дүртенче урында урнашты, бишенче урында Шонка – аның, рәттән ике дисквалификациядән соң, сезонның өченче этабында үзен күрсәтергә мөмкинлеге булачак.
“Бу бик озын һәм авыр күчеш периоды булды – безнең иске MXS самолетына караганда яңа Edge очкычы биеклекне бик тиз җыя. Әмма хәзер яңа команда, яңа самолет һәм яңа спонсор – барысы да бик шәп. Хәзер без чемпионатта җиңү өчен көрәшә алачагыбызга ышанабыз”, - диде Холл.
Чемпионатның чираттагы тукталышы Азиядә булачак. Тибтагы (Япония) этап 26–27 нче май көннәрендә узачак, җирле җанатарлар трассага гамәлдәге дөнья чемпионы Ёсихидэ Мурояның чыгуын түземсезлек белән көтәләр.
Дөнья ярышларының бер этабы быел шулай ук 25 нче августтан 26сына кадәр Казанда узачак. Татарстан башкаласы RedBullAirRace дөнья чемпионаты ярышларын алдарак кабул итте инде – узган елның июлендә әлеге ярышларны меңләгән казанлылар һәм башкалабыз кунаклары тамаша кылдылар.
RedBullAirRace 2018 дөнья чемпионаты этапларына билетлар инде сатуда. Билетлар турындагы барлык мәгълүматны һәм чемпионат турындагы соңгы яңалыкларны www.redbullairrace.comсайтыннан белә аласыз.
RedBullAirRace дөнья чемпионаты турында
RedBullAirRace дөнья чемпионаты 2003 елда старт алган. Шул вакыттан алып бөтен дөнья күләмендә 80нән артык ярыш уздырылган инде. RedBullAirRace ярышларында югары класслы пилотлар тизлектә, төгәллектә һәм җиңел очкычлар белән идарә итү осталыгында көч сынаша.Самолетлар сәгатенә 370 чакрымга кадәр тизлек җыялар, ә очучылар исә һава тутырылган 25әр метрлы пилоннар белән бүлгәләнгән түбән биеклектәге трассадан очканда 12 g га кадәрге басым тоялар. 2014 елда ярышлар программасы Challenger Cup “дәгъвачылары” классы белән тулыланды, анда катнашучылар югары дивизион - Master классына күчәр өчен кирәкле күнекмәләрне шомарталар.