2018 елның 31 маенда Казан истәлекле датаны – 2013 елдагы Универсиаданы уздыру хокукын яулауга 10 ел тулуны билгеләп узды. ММЧ вәкилләре белән бу вкыйгага багышлап уздырылган очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТРның беренче спорт министры Марат Бариев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнаштылар.
Универсиадага әзерлекнең дә, аны уздыруның да Казан өчен әһәмияте бәяләп бетергесез. Соңгы 10 елда шәһәр 2008 елда башланган үзгәрешләр йогынтысы астында яши. Марат Бариев Казанда Универсиада оештыруның инициаторларының берсе булды. “Казанның меңьеллыгына әзерләнгән чакта хәтерләрдә калачак тагын берәр масштаблы чара уздыру идеясы туды. Шундук Олимпиада яки Футбол буенча дөнья чемпионатын уздырып булмаслыгы көн кебек ачык иде, билгеле, ә спортның башка төрләре буенча ярышлар “кечерәк” күренделәр. Һәм без, ул чакта Төркиянең Измир шәһәрендә уздырылып ята торган чара - Универсиада уздырырга мөмкин дигән карарга килдек”, - дип сөйләде ул.
Казан бөтендөнья студентлар уеннарын үзендә уздыру хокукын даулап ике тапкыр: 2006 һәм 2008 елларда заявкалар бирде. Уеннарны үзебездә уздыру хокукы икенче омтылышта яуланды, 2006 елда Татарстан башкаласын Кытайның Шеньжень шәһәре узып киткән иде. “Без әзерләндек һәм бу әзерлек безгә җиңүгә ышаныч бүләк итте. Беренче тапкыр отылганнан соң бик борчылдык, кәеф төште. Әмма шундук ахырга кадәр барырга һәм тагын бер тапкыр бәхетне сынап карарга кирәк дигән фикергә килдек”, - дип белдерде ул көннәрне хәтерендә яңартып Владимир Леонов.
“Бу гаҗәеп матур чор булды. Без бу вакытны матур, якты хисләр белән яшәп уздырдык, - дип белдерде Илсур Метшин. - Вакыт бик тиз уза, артка әйләнеп караганда мин ул чорны “пионерларча бәхетле балачак” булган дип әйтә алам, без анда барыбыз да бербөтен идек, бергә булдык. Аллага шөкер, без хәзер дә шулай. Бу команданың бер өлеше булуым белән бик горурланам”.
Универсиадага әзерлек еллары, чыннан да, бик киеренке булды. Бу процесс барышында Казан тамырдан үзгәрде, матур һәм уңайлы заманча шәһәргә әйләнде. Шәһәрнең трнспорт инфраструктурасын яңарту буенча да күп эшләр башкарылды. Универсиадада катнашучыларны һәм кунакларны тулысынча яңартылган, халыкара стандартларга җавап бирә торган аэропорт каршы алды. Яңа пассажирлар терминалы сафка бастырылды, искесе яңартылды.
Аэропорттан тимер юл вокзалына кадәр 20 минутта илтеп җиткерә торган аэроэкспресс җибәрелгән иде. Шулай ук шәһәр халкы һәм кунаклар өчен заманча үзәк һәм шәһәр яны вокзаллары, метрополитен, шулай ук тимер юл, метрополитен һәм автобуслар тукталышын тоташтырган “Казан-2” транспорт-күчеп утыру төене өлгертелде. Шәһәрнең барлык районнарын диярлек тоташтыручы маршрут буенча тизйөрешле трамвай җибәрелде.
Универсиадага әзерлек кысаларында юллар, урамнар төзекләндерелде, 11 күпкатлы транспорт чишелешләре һәм җәяүлеләр өчен 40 юл кичүе төзелде, уңайлы парклар ясалды.
“Бездән провинциальлек тутыгы юылып төште. Без үзебезнең дөнья шәһәрләре рәтендә икәнлегебезне, үзебезнең булдыра алачагыбызны һәм безнең өчен яулый алмаган биеклекләр булмавын аңладык”, - диде мэр.
Универсиаданың уникаль ачылыш һәм ябылу тантаналары 45 мең кеше сыйдырышлы “Казан Арена” стадионында узды. Әлеге стадион якынлашып килә торган футбол буенча дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итәчәк, узган ел исә анда FIFA Конфедерацияләр Кубогының 4 матчы узды. Объект моннан биш ел элек кулланылышка тапшырылы.
Казанда Бөтендөнья студентлар уеннарына дип махсус рәвештә 30 яңа спорт корылмасы сафка бастырылды. Аларны төзегән чакта уникаль технологик чишелешләр кулланылды. Теннис академиясе, Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Көрәш сарае, Су спорт төрләре сарае, “Казан Арена” стадионы кебек объектларны Россиядә генә түгел, Европадагы иң яхшы объектлар рәтенә куярга була.
Универсиададан соң Казан спорт өлкәсендә зур вакыйгаларны кабул итте. “Әлбәттә, Универсиаданы уздыруга заявка кампаниясе мирасы аннан соң уздырылган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына, шулай ук башка ярышларга әзерлек барышында да файдаланылды”, - диде Рафис Борһанов. Уеннарның төп мирасы Татарстан хәзер Универсиада объектларында тәрбияли торган көчле спортчылар, билгеле.
“Ситуация, билгеле, тамырдан үзгәрде. Казан – үзе уңыш инде ул. Бу сыйфат билгесе. Барысы да биредә инфраструктураның яхшы икәнлеген, әзерлекле кадрлар һәм дустанә мөнәсәбәт көтүен беләләр. Бу уникаль нәрсә, әмма хәзер инде Казан үзе сайлый: шәһәрнең спорт ярышларын уздыру буенча тәъдимнәре бик күп”, - дип белдерде Марат Бариев.
Универсиада шәһәргә бик зур матди булмаган мирас – Татарстанлыларга спортка мәхәббәт тә калдырды. Уннар объектлары шәһәр халкы өчен ачык, бу исә шәһәр халкының физик культурага һәм спортка кызыксынуы артуга китерде. 2008 елда бу күрсәткеч 19,1% булган булса, 2018 ел башына ул 43,4% ка җитте.
Объектлар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлы итеп җиһазландырылган булу сәбәпле, Татарстан Республикасында спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүче инвалидларның саны да, 2009 елдагы 2,8% белән чагыштырганда, 2018 елга 15% ка җитте.
Балалар да спортка тартыла. Бу, беренче чиратта, йөзү, сихрон йөзү, суга сикерүләр, нәфис гимнастика, бадминтон, сугышчан сәнгать (дзюдо, спорт көрәше, самбо). Спортның уен төрләре арасында балаларны җәлеп итү буенча традицион лидерлар булып хоккей, футбол һәм волейбол секцияләре тора. Казанда 25 БЯСМ тулысынча яңа объектларда урнаштырылдылар.
Универсиада студентлар спорты үсешенә дә зур этәргеч бирде. Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе эшли. 18 заманча спорт объекты Казан шәһәренең югары уку йортларына тапшырылган. Республиканың югары уку йортлары, шулай ук төбәкнең спорт мәктәпләре һәм учреждениеләре спорт җиһазлары белән тәэмин ителделәр. Шулай итеп, белем алучы яшьләргә уку йортларыннан еракка китмичә генә спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудырылды.
Студент яшьләр арасында спортның популярлык дәрәҗәсен динамикада күзәтергә дә була. 2008 елдан алып 2017 елга кадәр республикада спорт белән даими шөгыльләнүче студентлар саны 21,5% тан 80% ка арткан.