2024 елга ГТО комплексында катнашучылар саны 80 миллионга җитәчәк

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

2018 елның 1 июнендә “Лига здоровья нации – основа процветания России” Форумының эшлекле программасы кысаларында “Физик культура һәм спортны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Анда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов та катнашты.

Конференциядә Россия Спорт министрлыгының физик культура һәм массакүләм спортны үстерү департаменты директоры Владимир Малиц, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаментының физик тәрбия һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру бүлеге башлыгы Александр Минаев, “Физик культура һәм спорт федераль фәнни үзәге” ФДБУ генераль директоры урынбасары, профессор Борис Шустин, төбәк спорт министрлыклары, физкультура-спорт югары уку йортлары, коммерцияле булмаган оешмалар, балалар спортын үстерү фонды вәкилләре, Мәскәү шәһәре мәктәпләренең физкультура укытучылары һәм башкалар катнашты.

Александр Карпов үз чыгышында 2014-2017 елларда кертелә башлаган ГТО комплексын алга этәрүнең яңа векторын билгеләде. Ул Россия Пезиденты Владимир Путинның “май” Указында чагылдырылган Россияне 2024 елга кадәр стратегик үстерү бурычын үтәүгә юнәлдерелгән. Башка максатлар белән беррәттән ил халкының гомер озынлыгын һәм санын арттыру, физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче халык санын бөтен халыкның 55 проценты күләменә җиткерү бурычы куелган.

“Якындагы 6 елда безгә бергәләп алга бик зур ыргылыш ясарга туры киләчәк һәм ГТО комплексы бу максатка ирешүдә төп механизмнарның берсе булып торачак. Әмма моны бергә булганда, муниципаль, региональ, федераль хакимиятләрнең, спорт өлкәсендәге иҗтимагый институтларның, хезмәт һәм халыкның мәшгульлеген тәэмин итү органнары, эшчеләр профсоюзлары, сәламәтлек саклау оешмалары, һәм, билгеле инде, мәгариф идарәсе оешмалары көчләрен берләштергәндә генә эшләп була, - дип белдерде ул.

Әгәр дә Указ нигезләмәләрен сүзен-сүзгә аңласаң, 6 елдан соң илдә кабат торгызылган физкультура-спорт хәрәкәтендә катнашучылар саны 80 миллион кешедән артып китәргә тиеш. Бүгенге көндә бөтен ил күләмендә эшли торган тестлаштыру үзәкләренә кешеләрне сынауларны сыйфатлы итәр өчен кадрлар һәм оештыру әзерлеген ныгытырга кирәк булачак, ә Россия Спорт министрлыгына алтын, көмеш һәм бронза аерымлык билгеләрен 20 миллионнан артык эшләп, ияләренә тапшырырга туры киләчәк.

“Инде билгеле булганча, ГТО сәламәтлеккә, шәхси үсешкә, яхшы физик формада булуга, шуларның нәтиҗәсе буларак, начар гадәтләрдән арынуга, дөрес туклануга күчүгә, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртуга таба бару юлында беренче адым ул. Бер сүз белән әйткәндә, ГТО милләтнең сәламәтлеге нигезе булып тора”, - дип белерде Александр Карпов чыгышын йомгаклап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International