Кичә “Тулпар” спорт комплексында нәфис гимнастика буенча Россия беренчелеге старт алды.
Ярышларның баш секретаре Наилә Шәфиеваның сүзләренә караганда, ярышларда Россиянең 8 округыннан 150 дән артык гимнаст катнаша. Алар арасында Татарстанны тәкъдим итүче дүрт спортчы: Лиана Семенова, Лилия Борисова, Марина Козлова һәм Сабина Федорова да бар.
Ачылыш тантанасында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.
Бөтенроссия Нәфис гимнастика федерациясе президенты, Россия җыелма командасы баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры Ирина Винер барлык катнашучыларны ярышларның башлануы һәм быелгы тәүге чемпионат белән котлады. “Казанда искиткеч спорт инфраструктурасы булдырылган. Биредә балалар спорт белән шөгыльләнсен өчен барлык шартлар да бар”, - дип ассызыклады И.Винер.
Казанга шулай ук Россия җыелма командасы гимнастлары да килде, диде Ирина Винер. Олимпия чемпионы, күп тапкырлар Ауропа һәм дөнья чемпионы Ксения Канаева, Ауропа һәм дөнья чемпионы Дарья Кондакова, Ауропа һәм дөнья чемпионы Дарья Дмитриева, I яшүсмерләр Олимпия уеннары чемпионы Александра Меркулова - әнә шундыйлардан. “Биредә алар үзләренең яңа программаларын күрсәтәчәк, Россия тренерлары һәм хөкемдарлар аларны күзәтеп, үз фикерләрен әйтәчәк. Бу бик тә мөһим”, - диде И.Винер.
Искәртеп үтәбез, бу – быелның маенда узачак Ауропа беренчелегенә сайлап алу ярышлары.