Казандагы FIFA Җанатарлар фестивале бүген үзенә Франция һәм Австралия командалары арасында Казанда уза торган беренче матчны карарга килгән меңләгән тамашачыларны җыйды. “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан шәһәр халкы һәм кунаклар өчен зур футболга кушылуның тагын бер мөмкинлеге булды - Фан-фест стадионнан кала мундиальнең барлык 64 матчы да трансляцияләнә торган рәсми урын.
13.00 сәгатьтә башланган уен Франция командасы исәбенә тәмамланды, алар Австралиядән булган көндәшләрен 2:1 исәбенә җиңделәр. Нигерия, Сенегал, Кот-д’Ивуардан килеп Казанда укый торган күп кенә чит ил студентлары да җиңүче команда өчен җан атып торган булганнар икән. Алар үзләренең шундый матур шәһәрдә белем алулары белән горурлануларын, FIFA Җанатарлар фестиваленә шатланып килүләрен белдерделәр.
Казан кызы Анна Франция командасы өчен җан атып торган. “Мин бик шат. Барысы да бик яхшы оештырылган, биредә бик уңайлы. Уен зоналары да бик ошады. Экраннар куелуы бик шәп, утырып ял итәргә дә мөмкинлек бар. - диде ул. – Волонтерларга аерым рәхмәт. Мин үзем дә элек волонтер булган кеше, Сочидагы Олимпиадада, Казандагы төрле ярышларда волонтер буларак катнашкан идем”. Вятка Аланыннан килгән Руслан да французлар өчен җан ата: “Дөнья чемпионатын карарга килдем. Атмосфера бик ошый. Мундиаль барган чакта Казанга атна саен ялларга киләчәкбез”, - диде ул.
Австралия җыелма командасы өчен дә җан атучылар бик күп иде. “Мин Австралия өчен җан атам. Кичә австралиялеләр белән аралаштым, миңа калса, алар бик яхшы күңелле кешеләр”, - ди Казан кызы Фәридә. “Биредә бик ошый. Өйдә утырганга караганда күңеллерәк инде. Барысы да кешеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән. Бар кеше дә шулкадәр дус, барысы да бер үк команда өчен җан ата диярсең”, - дип билгеләп үтте ул.
Казанга Дөнья чемпионатын карарга австралияле Джеймс өч иптәше белән килгән. Россиягә беренче тапкыр килүе икән. “Шәһәр бик ошады, “Казан Арена” да матур. Бар да бик шәп”, - диде ул. Аның дусты Юрген шәһәр халкының һәм җанатарларның дустанә мөнәсәбәттә булуларын ассызыклап узды.
Генри Австралиядән 20 кешелек тулы бер футбол командасы белән килгән. “Казан да, Кремль дә бик матур”, - диде ул.
“Казан Арена” стадионындагы матчны 41 меңнән артык кеше тамаша кылган. Җанатарларның күбесе матчтан соң Фан-фестка килделәр, биредәге концерт программасын һәм зур экраннарда чираттагы матчны карадылар. Инде билгеле булганча, бүген Дөнья чемпионатында тагын өч матч - Аргентина һәм Исландия, Перу һәм Дания, Хорватия һәм Нигерия командалары арасындагы уеннар да узды. Күтәренке кәеф һәм күңел ачу чаралары барлык җанатарларны берләштерде.
Җанатарлар белән берлектә бүген Фестивальгә Россиядә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатының™ рәсми талисманы – Забивака™ атлы бүре дә килгән иде. Аның белән фотога төшәргә теләүчеләрнең исәбе-хисабы булмады – дустанә бүре алар белән бик теләп аралашты һәм футбол да уйнап алды.