Голны Испания уенчысы Диего Коста кертте.
"Казан-Арена" стадионында узган матчта Испания җыелма командасы Иранны 1:0 исәбе белән отты. Голны Испания уенчысы Диего Коста кертте. Иран командасы керткән голны судья исәпкә алмады.
Уен трибуналарда 42 718 тамашачы җыйды. Матча шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино булдылар.
Казан өчен бу уен икенче булды. Моңа кадәр "Казан-Арена"да Франция һәм Австралия уены узды.