15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга 23 ел тулды. Бу уңайдан Казанда интернационалист сугышчыларга куелган һәйкәл янында митинг үтте. Анда Татарстанның Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан шәһәре Башкарма комитет башлыгы урынбасары Ләйлә Фазлыева, әфганчылар, сугышта ятып калганнарның якыннары, әти-әниләре һәм тол хатыннары катнашты.
Митингны Казан шәһәре Башкарма комитет башлыгы урынбасары Ләйлә Фазлыева ачып җибәреп, бүген фаҗигале дата булуын, Әфганстандагы сугыштан 34 казанлының әйләнеп кайтмавын хәбәр итте. “Әлеге сугышта 2 меңнән артык кеше катнашты. Бу сугышка карата хәзерге вакытта төрле фикерләр бар. Әмма анда һәлак булганнар, күпме көтеп тә якыннарын көтеп ала алмаганнар – аналар һәм тол хатыннар турында хатирәләр үзгәрешсез кала. Без аларны тирән хөрмәт белән искә алабыз”, - дип белдерде Л.Фазлыева.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов белдергәнчә, бүген фаҗигале дә, истәлекле дә дата. “Бер караганда, бу көнне Әфган сугышы тәмамланган. Икенче яктан караганда, бу сугыш 262дән артык татарстанлының гомерен өзгән. Бүген Әфган сугышында катнашкан, интенрациональ бурычын үтәгән 10 мең кешегә рәхмәтемне белдерәсем килә. Кызганычка каршы, бөтенесе дә әйләнеп кайтмады, биш йөздән артыгы төрле җәрәхәтләр алды, 2121 кеше илебезнең орден-медальләре белән бүләкләнде”, - дип, ул батыр уллар үстергән өчен, Әфганстанда ятып калган сугышчыларның аналарына рәхмәт әйтте, исәннәргә уңышлар һәм сәламәтлек теләде.
Татарстанның Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин билгеләп үткәнчә, Әфганстан – безнең горурлыгыбыз да, йөрәк әрнүе дә. “Бөтен дөнья совет солдатының көченә, аның намуслылыгына һәм сугыша белүенә инанды. Авыр – чөнки һәр сугыш кебек ул да кешеләрнең гомерен өзде”, - диде ул. Ул шулай ук ике ел элек, Татарстан Президентны булышлыгы белән, 245 нче полкның разведка ротасы командиры урынбасары Ильяс Даудига Россия Федерациясе Герое исеме бирелгәнлеген әйтте. “Безнең Әфганстанда сугышкан үз героебыз бар”, - диде комиссар.
“Бу сугыш совет сугышчысының иң яхшы сыйфатларын күрсәтте. Без – хәрбиләр – бик сорап тормыйбыз, үзебезнең хәрби бурычыбызны үтибез. Бүген күпләр әлеге сугыш тарихын яңадан язмакчы була. Әмма сез үз бурычыгызны намус белән үтәдегез һәм интернационалист дигән исемне горур йөртәсез”, - дип тә өстәде Хәрби комиссар.
Әфганстандагы сугыштан кайтмаган интернационалистның әтисе Рөстәм Акчурин сүзләренә караганда, совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуы сугышчыларның якыннарының газапларына, Татарстанга үлем табутлары кайтуга нокта куйган. “Аңлыйсыздыр: бүгенге көн безнең өчен шатлыклы да, кайгылы да. Якын кешеңне югалту зур фаҗига ул. Без моны беркайчан да онытмаячакбыз. Безне улларыбызның сатлыкҗан булмавы, интернациональ бурычларын намус белән үтәүләре юата. Алар яшьләрне һәм ватанны саклаучыларны тәрбияләүдә үрнәк булып тора”, - дип белдерде Рөстәм Акчурин.
Митингта катнашучылар интернационалист сугышчыларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.