Әлмәттә уздырылган иптәшләрчә очрашуда Казан хоккейчылары Әлмәт командасын 5:3 исәбе белән отты.
Командалар бу матч белән яңа сезонга хәзерлек барышында иптәшләрчә очрашу уеннары сериясен ачып җибәрде. Татарстан нефтьчеләр башкаласының “Юбилейный” Спорт сараена Гагарин Кубогы иясе белән Хоккей югары лигасы чемпионатының бронза призын яулаган команда матчын карарга мең ярымнан артык җанатар килгән иде.
“Ак Барс” белән “Нефтяник”ның җәйге очрашулары инде матур гадәткә әйләнде. Әлеге матчлар Әлмәт шәһәрендә уздырыла һәм шәһәрнең хоккей сөючеләрендә зур кызыксыну уята.
Ел саен “Ак Барс” - “Нефтяник” матчларына билет сатудан җыелган акчаны клублар хәйрияче оешмаларга тапшыра. Быел 273 050 сумлык 1400дән артык билет сатылган. Бу акчалар “В твою пользу” фондына аутизм белән авыручы балаларга инклюзив белем бирү программасын гамәлгә кую өчен юнәлдереләчәк.