Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аеруча тырыш татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
«Иртәгә төп бәйрәмебезне – Республика көнен уздырабыз, бу бәйрәм алдыннан иң абруйлы, ихтирамга лаек кешеләребезне, төрле тармак – сәнәгать, мәдәният, социаль өлкә хезмәткәрләрен, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен чакырып, дәүләт бүләкләре тапшыру күркәм гадәткә әверелде», - диде Рөстәм Миңнеханов, тантананы ачып.
Ул ассызыклаганча: республика уңышларына, индустриаль базага, агросәнәгать комплексына, корылган социаль объектларга элек хезмәт куйган җитәкчеләр тарафыннан нигез салынган, боларның барысын да алдагы буыннар төзегән.
«Бүген көчле икътисад һәм федераль үзәкнең ярдәме нәтиҗәсендә республикабыз үсешенә йогынты ясарлык проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлегебез бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, бүген республикада 35 республика программасы гамәлгә ашырыла, киләсе елга 38 программа планлаштырылган, һәм, әлбәттә болар бар да гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлгән.
«Республиканың зур һәм көчле икътисады бар, һәм бу икътисад монда яшәүче, эшләүче һәм укучы гражданнар мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш, - диде Татарстан Президенты. – Шуңа күрә мин республикабыз, тулаем ил үсешенә керткән өлешегез өчен һәрберегезгә рәхмәт әйтәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Хезмәтегез өчен рәхмәт. Дәүләт бүләкләрен тапшыру – очрашу һәм сезгә рәхмәтләремне җиткерү өчен яхшы сәбәп».
Татарстан Президенты барысын да киләчәк бәйрәм – Республика Көне белән котлады. Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов «Фидакарь хезмәт өчен» медален белән бүләкләнде. Барлыгы 56 кеше бүләкләнде.