Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Спорт министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министерство
Миссия
Максатлары һәм бурычлары
Җитәкчелеге
Структурасы
Ведомство карамагындагы оешмалар
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Тарих
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы каршында эшләүче иҗтимагый шура
Физкультура-спорт җәмгыятьләре
Җитәкчеләр турында мәгълүмат (Архив)
Эшчәнлек
Приоритет проектлар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Физкультура һәм спорт
Планнар һәм программалар
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Информация һәм статистика
Файдалы мәгълүмат
Допингка каршы тәэмин итү
Ситуацион үзәге
Социаль ярдәм чаралары
Терроризмны кисәтү
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Санкцияләр шартларында социаль-икътисадый ярдәм чаралары турында мәгълүмат
Сайланыш
Спорт белән шөгыльләнү өчен салым тотып калынган акча турында
Документлар
Коллегия материаллар
Министрлыкның эшчәнлеген билгели торган документлар
Министрлыкның дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында хисаплары
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлык документларын җәмгыяви тикшерү
Норматив документлар
Дәүләт заказы
Шәхси мәгълүматны саклау
Архив документлары
Дәүләт органы кабул иткән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять бирү тәртибе
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Министрның рәсми чыгышлары
Контактлар
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Контактлар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчеләренең гражданнарны шәхси кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча хисаплар
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Түләүсез юридик ярдәм
Законнар
Белешмә мәгълүмат
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
Сентябрьдә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәрләр исемлеге билгеле булачак – Мутко
2012 елның 20 марты, сишәмбе
Агымдагы елның сентябрендә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын кабул итүче Россия шәһәрләренең исемлеге билгеле булачак. Бүген РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры, “Россия-2018” Оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко “Россия-2018” Оештыру комитетының Мәскәүдә узган тәүге матбугат конференциясендә әнә шул хакта хәбәр итте.
Искәртеп үтәбез, турнир матчларын кабул итәчәк шәһәрләрнең башлангыч исемлегендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Саранск, Самара, Ярославль, Краснодар, Ростов-Дон, Сочи һәм Екатеринбург калалары бар.
Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, 2018 елгы дөнья чемпионаты концепциясе мундиальне дүрт кластерда үткәрүне күздә тота. “Әлегә бездә 13 кандидат-шәһәр һәм чемпионат матчларын уздыру планлаштырылган 15 стадион бар. ФИФА белән берлектә без тиешле минимум 11 шәһәр һәм 12 стадионнан торырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Бу без башка төбәкләрне игътибардан читтә калдырабыз дигән сүз түгел, әмма бер матч үткәрү өчен стадион төзүнең дә мәгънәсе юк”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның сентябрендә ФИФА вәкилләренең тикшерү визитларыннан соң кайсы шәһәрләр һәм ареналар калачагы турында хәлиткеч карар кабул ителәчәк. Чемпионат ачылышы һәм финал, һичшиксез, Мәскәүнең “Лужники» стадионында узачак. Бер ярымфиналны Санкт-Петербург кабул итәчәк. “2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан берничә тест, шул исәптән конфедерация Кубогы үткәреләчәк. Аны Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казан шәһәрләре кабул итәчәк”, - дип ассызыклады Мутко.
Үз чиратында, “Россия-2018” Оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин шәһәрләрне сайлап алуның 5 төп критериен тәкъдим итте һәм алдагы турнирны стратегик яктан ничек күзаллавы хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Россиядә мундиальне ихлас күңелдән үткәрергә, Россиянең кунакчыллыгын һәрьяклап күрсәтергә кирәк.
Алексей Сорокин шәһәрләрне сайлап алуның 5 критериен һәм 31 субкритериен билгеләде. Төп критерийлар мондый: төбәкләрнең инфструктура белән тәэмин ителеше, социаль-икътисади үсеш, 2018 елгы дөнья чемпионатына әзерләнүдә инвестицион программа, 2018 елгы дөнья чемпионатын үткәрү концепциясе һәм 2018 елгы дөнья чемпионаты мирасыннан нәтиҗәле файдалану.
Матбугат конференциясе барышында 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының вакытлы эмблемасы да тәкъдим ителде. Даими эмблема бары тик 2014 елда Бразилиядә узачак дөнья чемпионатыннан соң гына булдырылырга мөмкин, әмма ФИФА Россиягә искәрмә ясады. “Безгә вакытлы бренд булдыру хокукы бирелде. Без моны Бразилиядә узачак дөнья чемпионатыннан соң эшләргә тиеш идек, әмма хәзер безнең чемпионатның имиджын булдырырга телибез”, - диде Россия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры. Матбугат конференциясендә шулай ук дөнья чемпионатының тәүге илчесе дә тәкъдим ителде.
"Татар-информ" материалы буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Казанда Казан марафонының Сберпраймын үткәрү өчен үзәк урамнар вакытлыча ябылачак
2 һәм 3 майда узачак масштаблы спорт вакыйгасы Татарстан Республикасы башкаласында 40 000 нән артык спортчы һәм 35 000 гә якын җанатар җыярга әзерләнә. Барысы да куркынычсыз һәм оешкан төстә узсын өчен, шәһәр алдан ук юл инфраструктурасын вакыйгага җайлаштыра башлаячак.
Саклык район Казан марафоны-рекордлар марафоны
СберПрайм Казан марафоны 2026 кызыксыну үсешен күрсәтүен дәвам итә: 1-3 май стартларына 37 илдән 41 000нән артык катнашучы теркәлгән инде. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары, блогерлар, инфлюенсерлар һәм вакыйга партнерлары өчен матбугат бранчесында оештыручылар командасы гына сөйләмәде.
Йөзләгән идея, дистәләгән төбәкләр: «син уенда» конкурсының ярымфиналчылары билгеле булды
«Син уенда» конкурсының VI сезонында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды: 14 апрельдә Россиянең 62 төбәгеннән 250 ярымфиналчы исемнәре игълан ителде. Алар барысы да масштаблы белем бирү акселераторында катнашачак.
2026 елның 30 апрелендә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү срогы тәмамлана
Дәүләт граждан хезмәткәрләренә, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә 2026 елның 30 апрелендә 01.01.2025 елдан 31.12.2025 елга кадәрге хисап чорында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү срогы тәмамлануын искә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз