Айдар Нуриевның Европада чираттагы подиумы һәм Татарстан Республикасы ачык чемпионатының дүртенче этабы

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Бу ялларда ралли-кросс һәм боҗра узышлары буенча автоспорт ярышлары этаплары узды.

Казанда К1600 һәм Granta Cup классларында катнашучылар һәм юниорлар Canyon Cup Татарстан Республикасы ачык чемпионатының дүртенче этабында очколар өчен көрәштеләр. Узган этап нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта яшүсмерләр арасында беренче өч урынны Сергей Малов, Павел Кузьминов һәм Вирсәвия Гольцова алды. Рөстәм Фәтхетдинов та иң яхшылар бишлегендә. Сериянең дебютанты Алинә Шеленговская-сигезенче урында.

К1600 классында беренче урынны Алмаз Хәмидуллин, Андрей Сергеев – икенче, Денис Стариков өченче урында. Granta Cup классында экипажлар Захаров/Прокофьев, Кузьминов/Хөсәенов һәм Чамкин/Искоянц - этап подиумында.

Шул ук вакытта Ригада Euro RX Super1600 ралли-кроссы буенча WORLD RX һәм Европа чемпионатының тугызынчы этабы узды.

Айдар Нуриев уңышлы серияне дәвам итә һәм чираттагы тапкыр этап подиумына күтәрелә. Бу юлы-икенче баскыч. Айдар чемпионатта икенче урында.

Тимур Тимерҗанов өчен Латвия этабы бик үк уңышлы булмады. Ярымфиналда күңелсез бәрелешү аркасында Тимур ярышларны дәвам итә алмады. Чемпионатта узышчы 9 урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International