22 сентябрьдә Казанда алкалы хоккей буенча шәһәр беренчелеге старт ала.
Ярышлар 76 балалар командасы арасында 8 яшь төркемендә узачак. Шулай ук 15 октябрьдә старт алачак һәм 10нан артык команданы берләштерәчәк ир-атлар чемпионаты да узачак.
Җиңүче 2019 елның апрель-май айларында билгеле булачак. Беренчелектә җиңүчеләр республика ярышларында чыгыш ясаячак.